27 апрельгә Татарстанда COVID-19ның 20344 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 34 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се читтән кертелгән, 33се чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 15 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 19 кеше өйдә дәвалана.
География: Казанда - 8, Яр Чаллыда - 4, Азнакай, Алексеевск, Баулы, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Сарман һәм Тукай районнарында - 1әр, Түбән Кама районында - 2, Актаныш һәм Спас районнарында - 3әр, Минзәлә районында -4 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 17412 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 29зы - узган тәүлектә.
Барлыгы 234053 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 4289) шулардан 144029 кеше привиканың икенче дозасын алган.
Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы;
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы;
3. бердәм 122 номеры;
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп;
5. контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев