Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

30 августта районның алдынгы сыер савучысы Татьяна Щипанова үзенең 55 яшьлеген билгеләп үткән.

30 елдан артык ул Волчья Бистәсендә авыл хуҗалыгында эшли, элек "Буревестник" совхозы, ә соңгы елларда "Козлова М.И." КФХ-да. Сөт саву буенча ай саен бирелә торган сводкада ул һәрчак беренче урында.

Татьяна үзе сөйләгәнчә, сыер савучы булырга беркайчан да уйламаган, шул авылга кияүгә чыккан, һәм каядыр эшләргә кирәк бит. Авыл хезмәте аңа яшьли таныш. Петропавел Бистәсендә зур гаиләдә туып үскән, әти-әнисе колхозда эшләгәннәр, сыер, дуңгыз асраганнар. 8 сыйныфтан соң Татьяна, башкалар кебек үк, бәхет эзләп шәһәргә чыгып киткән. Башта ике туган апасы янына Лаешка китеп (апасы балалар бакчасында няня булган), хуҗалык мөдире булып эшләгән, аннан соң, туган авылына якын булыр дип, Чистайга кайткан.
Район оешканнан соң Яңа Чишмәдә КБО-га урнаша, соңрак бензозаправкага күчә. Кияүгә чыккач, күчеп китү мәсьәләсе туа. Начальник җибәрергә теләмәгән: "Кал, Таня, син менә дигән хезмәткәр бит", - дигән. Әмма ерак авылдан һәркөн эшкә йөреп булмый, өстәвенә юлы нинди һәм ул китәргә ниятли.
Волчья Бистәсенә күченә. Ә авылда фермада булмыйча, тагын кайда эшлисең ди инде, шулай итеп сыер савучы булып эшли башлый. Холкы буенча Татьяна шундый кеше инде - һәр урында күңелен биреп эшләргә ярата. Һәм ул иң яхшылар сафына эләгүен үзе дә сизми кала. Әлбәттә, эшнең кыенлыгын да кире какмый:
- Иртәнге сәгать 3 тә, бәйрәм, ял көне булмасын, торып эшкә барасы. Яңгырмы, сазмы, кармы - без "вездеходлар" кебек - бөтен җирдән үтәбез. Сыерны саву гына түгел, аларны чистартырга да, араннарын да кырырга, тиресен дә җыештырырга кирәк. Фермада безгә дә, терлекчеләргә дә эш җитәрлек - терлекләр саны мең баштан артык, дип сөйли ул.
Ә савылган сөт күләме төркемдәге сыерлар санына бәйле, дип саный ул. Хәзер Татьянаның сыерлары 60 (ә җәен алар 70-80 гә җитә), элек, эшли башлаганда, 25 булган. - Сыерларны сава башлаганда, сафка тезелгән сыерларның ахыры да күренми иде, - дип искә ала ул. - Эштә нинди сер дисезме? Бернинди дә сер юк, эш эш инде ул. Миндә дә һәрчак сөт күбрәк була дигән сүз түгел, сыерлар ташлатканда, савым да азрак була.
Ә сере, әлбәттә, бар анысы. Ул - аның эшне яратуында, намус белән эшләвендә, һөнәрне яратуында. Чөнки 30 ел эчендә ул аны бернинди эшкә дә алыштырмаган, авылда яшәргә калган. Болай гына Рәхмәт хатлары бирмиләр, ә аңарда ул бер пачка. 2007 елда, 45 яшендә аңа күкрәк билгесе белән "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" дигән мактаулы исем бирелгән. Һичшиксез, аның бүләкләре тагы да күбрәктер әле, әмма Татьяна Ивановна үзе турында да, бүләкләре турында да бик ачылып сөйләргә яратмый.
Хәзер зур, матур, барлык шартлар да тудырылган йортта ул ире Михаил белән яши, зур булмаган хуҗалыклары да бар. Михаил райгазда эшли, ул газ җиһазларына хезмәт күрсәтү буенча авылда бердәнбер белгеч. 22 ел бергә гомер иткән кайнанасы 8 ел элек вафат булган. Бердәнбер кызлары Светлана хәзер шәһәрдә яши, һәм әти-әнисе аның кайчан да булса үзләрен оныклар белән сөендерүенә өметләнә.
Әле эшләргә җыенасыңмы, дигән сорауга, Татьяна: - Әлегә, сәламәтлегем мөмкинлек биргәндә, эшләрмен дип торам, алда вакыт күрсәтер. Нинди матур һава торышы тора, эшне ташларга ирек бирми, - дип көлә ул.
Ольга Иванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев