30 декабрьгә Татарстанда COVID-19ның 13 189 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 94 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2се читтән кертелгән, 92се – чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 25 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 69 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр – 1
18 яшьтән 30га кадәр - 10
30 яшьтән 50гә кадәр – 22
50дән 60ка кадәр – 19
60тан 70кә кадәр – 23
70тән – 80гә кадәр – 10
80нән 90га кадәр - 8
90 яшьтән өлкәнрәк – 1
География: Казанда - 58, Яр Чаллыда – 4, Актаныш, Арча, Югары Ослан, Кама Тамагы, Мамадыш, Менделеевск, Нурлат һәм Саба районнарында – 1әр, Буа һәм Лаеш районнарында – 3әр, Баулы, Бөгелмә һәм Чистай районнарында 4әр, Яшел Үзән районында – 6 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 10 689 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 20се - узган тәүлектә.
Спутник V вакцинасы 1720 кешегә ясалган (5900 вакцина дозасы)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев