Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

30 июльдә Яңа Чишмә бөтен ил белән бергә Хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп үтте.

Менә инде 321 ел россия флоты Россиянең иң көчле бәйсез символы, тышкы дошманнан саклану өчен ышанычлы киртә һәм иминлек гранты булып тора.

Без үзебезнең флотыбыз, аның легендар традицияләре, югары казанышлары һәм батырлыклары белән горурланабыз. Бүген Россия флоты - ул заманча флот, ул яңа төр кораллар, техника, алдынгы технологияләр һәм квалификацияле кадрлар белән тупланган.
Бу көнне барлык шәһәрләрдә диңгездә дә, коры җирдә дә һәм Кара диңгез, Балтика, Ерак Көнчыгышта, Каспий һәм Төньяк диңгезләрдә флотлар урнашкан пунктларда зур масштаблы бәйрәмнәр булып үтте.
Санкт-Петербургта беренче тапкыр барлык флотларның хәрби корабльләре катнашында төп хәрби-диңгез парады булып үтте, диңгез авиациясе очучылары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
Шефлыкка алынган "Сәмум" кораблендә хезмәт итүче Яңа Чишмә районы егетләре дә Севастопольдә үткән хәрби-диңгез парадында катнашты. Бәйрәмгә район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк җитәкчелегендәге безнең район делегациясе дә юл тотты.
30 июльдә Яңа Чишмәдә иртән иртүк Андреевский әләмен җилфердәтеп автомобильләр колоннасы үтте. Ә кич белән район үзәгендә яшәүчеләр Хәрби-диңгез флоты һәм 2 августта билгеләп үтелүче Һава-десант гаскәрләре көне хөрмәтенә оештырылган концертка - мәдәният һәм ял паркына килделәр. Архангел, Черемухово, Чабаксар, Екатерина, Тубылгы Тау, Яңа Иванаево, Ленино мәдәният йортларыннан артистлар һәм халык коллективлары тамашачылар алдында чыгыш ясадылар. "Архангел чибәре", "Илем", "Рябинушка" ансамбльләре, Юрий Киселев, Елена Кондеева, Олеся Финагентова һ.б. диңгез, диңгезчеләр, флоттагы хезмәт турындагы җырларны башкардылар.
Тамашачылар арасында диңгезчеләр - флотта хезмәт иткән яңачишмәлеләр дә бар иде. Аларны әллә каян күрәсең: буй-буйлы тельняшкалардан, башларына бескозырка кигән, кулларында Андреевский әләме һәм, әлбәттә инде, шатлыклары йөзләренә чыккан - чөнки бу аларның бәйрәме. Абыйлы-энеле Александр һәм Николай Казаморовлар Түбән Кама районының Благодатное авылыннан килгәннәр. Александр флотта, ә Николай очучылар гаскәрләрендә хезмәт иткәннәр, тик ике бәйрәмне дә алар һәрчак бергә билгеләп үтәләр.
- Мондый бәйрәмнәргә Яңа Чишмәгә без даими киләбез, - ди Николай.- Безгә бик ошый. Быел 9 майда да булдык, ә Хәрби-диңгез флоты көнен беркайчан да калдырмыйбыз.
Паркта төнгә кадәр музыка яңгырап торды, халык Россия диңгезчеләре көнен дустанә төстә билгеләп үтте.
Ольга Иванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев