4 февральгә Татарстанда COVID-19ның 16385 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 83 яңа очрагы теркәлгән, шуларның барысы да чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 25 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 58 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр - 1
18 яшьтән 30га кадәр - 5
30 яшьтән 50гә кадәр - 28
50дән 60ка кадәр - 18
60тан 70кә кадәр - 19
70тән – 80гә кадәр - 6
80нән 90га кадәр - 6
90 яшьтән өлкәнрәк - 0
География: Казанда - 48, Яр Чаллыда -7, Аксубай, Буа, Алабуга, Зәй, Лениногорск районнарында - 1әр, Азнакай, Алексеевск, Апас, Биектау һәм Тукай районнарында - 2шәр, Әлки, Яшел Үзән һәм Нурлат районнарында- 3әр, Түбән Кама районында - 4 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 12 881 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 69зы - узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев