Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

40 ел элек без ниләр турында яздык

Район терлекчеләрен орден һәм медальләр белән бүләкләү, «Черемуховский» совхозы бригадиры Петр Беспаловны пенсиягә озату — бу хакта без нәкъ 40 ел элек яздык.

1984 елның 26 гыйнварындагы «Яңа Чишмә хәбәрләре»

1983 елда Бөтенсоюз социалистик ярышларында җиңүчеләр Чистай мәдәният сараенда алдынгылар слетына җыелды. Кама аръягының 8 районыннан иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре чакырылган иде.

КПССның Татар Өлкә Комитеты, ТАССР Югары Советы Президиумы һәм республиканың министрлар Советы исеменнән ТАССР Югары Советы Президиумы секретаре Дания Дәүләтшина «Черемуховский» совхозы савучысы Нина Корневага «Почет билгесе» орденын ХХ партсъезд исемендәге колхозда сыер савучы Евгения Зиминага «Хезмәттәге казанышлары өчен» медале, «Советская Татария» газетасы исемендәге колхозда эшләүче Николай Китановка «Хезмәттәге уңышлары өчен» медале тапшырды.

1984 елның 26 гыйнварындагы «Яңа Чишмә хәбәрләре»

Черемухово авыл Советы башкарма комитеты рәисе М. Данилов газетага «Черемуховский» совхозы комплекслы бригадасы бригадиры Петр Михайлович Беспаловның пенсиягә чыгуы турында яза.

Ул гади колхозчыдан авыл советы рәисенә кадәр, игенчедән башлап алдынгы бригада бригадирына кадәр юл үтә.

«Холкы буенча Петр Беспалов тыйнак, хәтта оялчан кеше. Характеры буенча үзләрен сүзләр белән түгел, ә гамәлләре — эшләре белән күрсәтүче кешеләр категориясенә керә», — дип яза автор.

Игенчеләр исеменнән тантана сәбәпчесенә учет буенча ярдәмче Зоя Слимова истәлекле бүләк тапшырды, совхоз җитәкчелеге дә атказанган бригадир һәм тырыш игенчене бүләк белән билгеләп үтте.

1984 елның 28 гыйнварында чыккан «Яңа Чишмә хәбәрләре»

«Красный Октябрь» совхозы хезмәтчәннәре 1984 елга Социалистик йөкләмәләр кабул итте.

Алар бөртекле культуралардан гектарыннан 25 ц, бәрәңгедән — 160 ц, тамыразыклардан 320 ц, кукуруздан — 250 центнер уңыш алырга ниятли.
Шулай ук коллектив һәр сыердан 2800 кг сөт, МЭТдән тәүлегенә 650 һәм дуңгызлардан 400 грамм артым алырга йөкләмә ала.

1984 елда совхоз дәүләткә 35 центнер ашлык, 3550 ц ит, 22 мең ц сөт сатарга ниятли.

1984 елның 28 гыйнварындагы «Яңа Чишмә хәбәрләре»

«Маяк» колхозында (Акъяр авылы) техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү турында мастерской мөдире М. Галләмов яза.

«Үзләренә беркетелгән техниканы механизаторлар Хафиз Закиров, Фоат Ибраһимов, Минзәлтин Сәхаутдинов, Равил Исрафиловлар яхшы һәм сыйфатлы итеп ремонтлыйлар, ә Әгъзам Сатретдинов безнең иң яхшы белгеч, слесарь — наладчик», — дип яза автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев