Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

40 ел элек без ниләр турында яздык

СССР Югары Советы депутатлыгына кандидатларның җентекле биографияләре, колхозларда хисап-сайлау җыелышлары ничек бара, почет тактасында кемнәр тора — бу хакта без 40 ел элек яздык.

Безнең тарих

«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 21 февраль 

Чистай сайлау округының округ сайлау комиссиясе СССР Югары Советы депутатлыгына кандидатлар Шәүкәт Бактимеров һәм Гөлсирин Садретдиноваларның биографияләрен тапшырды.

Колхозларда хисап җыелышлары бара. «Кичуй» колхозында доклад белән аның рәисе Ф. А. Шәйхетдинов чыгыш ясый. Колхоз авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм сату планнарын үтәми, бу хакта җыелышта җитди сөйләшү була. КПСС район комитетының икенче секретаре М. З. Шакиров колхоз җитәкчелеген нык тәнкыйтьли һәм барлык җитешсезлекләрне бетерергә куша.

Яңа төзелгән райПО ничек эшли? Бу хакта газета битләрендә Яңа Чишмә райПО рәисе В. А. Заһидуллин сөйли. «1983 елда 10,5 млн сумлык товар сатылган, Зирекледә, Яңа Чишмәдә һәм Әдәмсәдә кибетләр яхшы эшли. Кызганычка каршы, торак пунктларда төзелеш материалларын сату кибетләре юк, складлар да юк, Чуаш Чабаксарында, Екатериновка, Лебедкада райПО кибетләре эшләми, сатып алучылар тарафыннан сатучылар эшенә карата шикаятьләр байтак. — Безгә быел бу мәсьәләләрне хәл итү өстендә эшләргә кирәк. 1984 елда товар әйләнеше планы 11,4 млн сум күләмендә расланган һәм без аны үтәү өстендә дә эшләргә тиешбез», — дип яза автор. 

«Резервлар бар» — районның «Сельхозхимия» берләшмәсе идарәчесе Ф. Р. Бикбовның минераль ашламалар — сусыз һәм сыек аммиак белән эшләүдә яңа алымнар турындагы язмасы шундый исем астында басылып чыкты. Моның өчен 30 механизатор һәм шоферның квалификациясен күтәрергә кирәк иде. 

«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 23 февраль 

1984 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча гыйнвар аенда һәр сыердан 516шар кг сөт сауган ХХ партсъезд исемендәге колхозның сыер савучысы Надежда Иголкина һәм гыйнварда терлекләрдән 938 грамм уртача тәүлеклек артым алган «Советская Татария» газетасы исемендәге колхозының МЭТне симертү буенча операторы Салих Таһировның исемнәре КПСС район комитеты бюросы, район Советы башкарма комитеты, профсоюз һәм ВЛКСМ район комитетлары карары белән Почет тактасына куелды.

«Бөтен рота аның белән горурлана» — Тбилиси шәһәрендә урнашкан хәрби частьнең рота командиры исеменнән хәрби хезмәткәр Иван Темниковка рәхмәт сүзләре белән язма әнә шулай дип атала. Иван Волчья Бистәсеннән армиягә алына, ә моңа кадәр тракторчы булып эшли. Аның исеме хәрби частьнең Почет китабына кертелгән. 
Командованиедән шундый ук Рәхмәт хаты Петропавел Бистәсеннән Николай Малышевның әти-әнисенә дә килә, ул үзенең хәрби бурычын намус белән үти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев