5 гыйнварда Екатерина Бистәсеннән тыл хезмәтчәне Анастасия Павловна Смурыгинага 95 яшь тулган
Бүгенгесе көндә әби — авылның иң өлкән кешесе.
Ачык йөзле, киң күңелле Анастасия түти кече кызы Любовь гаиләсендә яши.
Тумышы белән ул Клянчуха поселогыннан. Сугыш вакытында аның әтисен Смоленск янындагы ЭЭМ органнарына хезмәт итәргә җибәрәләр, ә 1944 елда аның янына җиде бала белән хатыны да күченә. Иң өлкәне — Анастасиягә 15 яшь була. Анда ул мәктәпкә йөри һәм кырда эшли.
Аннары, Җиңү көненнән соң гаилә Клянчухага күчеп кайта, гәрчә әтисенә Смоленскида калырга тәкъдим иткән булсалар да. Туган якка кайткач, әтисе совхозда бухгалтер булып эшли, аннары милициядә хезмәт итә.
— Ярыйсы гына яшәдек, — дип искә ала Анастасия Павловна, — сугыш елларында гына әтисез авыр, ачлы-туклы яшәдек, үләннәр, яфраклар җыйдык. Сыер безне яшәтте дә, ашатты да.
1952 елда ул Екатерина Бистәсе егете Валентин Иванович Смурыгинга кияүгә чыга. Клянчухада яши башлыйлар, ә 1958 елда ире яшәгән авылга күченәләр. Ире совхоз фермасында дворник булып, Анастасия Павловна гомере буе үсемлекчелектә — ындыр табагында, басуда эшлиләр, ә Клянчухада хәтта кырчылык бригадасы белән дә җитәкчелек иткән. Гаиләдә биш кыз үсә, иң олысы, кызганычка каршы, 20 яшендә вафат булган.
Хәзер Анастасия Павловнаның 22 оныгы бар. Аларның өчесе, оныгы Николайның (Любовьның улыныкы) балалары инде өч ел аларның йортында яшиләр. Өлкәне Валера быел 1 нче сыйныфка укырга кергән. Әбисе аңа дәресләрне әзерләргә булыша. Пенсиясен алган саен кызына бирә: «Балаларга берәр нәрсә сатып ал», — ди.
Аяклары начар йөрсә дә, ул барыбер файдалы булырга тели, кызына бакчада һәм өйдә ярдәм итәргә, бакчага чыгып, кайда нәрсә утыртылганны карарга, сыер белән бозау ни хәлдә икәнлеген белергә тырыша һ. б.
Кызы әнисен бөтен мәшәкатьләрдән сакларга тырышса да, Анастасия Павловна кул кушырып утырырга яратмый, хәрәкәт итәргә кирәк, ди.
Аның бер күзе генә күрсә дә, район газетасын караштыргалый һәм укыганнарын өйдәгеләргә дә сөйләп бирә.
Җәй көне ул йорт янында күршеләре белән эскәмиядә утыра, ә кышын — ишегалдына саф һава суларга чыга һәм, әлбәттә инде, скандинав таяклары белән. «Терәк өчен, таяныр өчен», — дип аңлата ул үзе.
Хәзер Анастасия түти һәм гаиләдәгеләр оныгы Николайның өч кечкенә баласына ярдәм итә. Николай өлешчә мобилизация вакытында үз теләге белән СВОга киткән. Барлык туганнары аны исән-сау, зыян күрмичә һәм Җиңү белән кайтуын көтәләр.
Бу хакта җентекләбрәк газетабызның 12 гыйнвар санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев