5 гыйнварда Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре балалар өчен гипстан сыннар ясау һәм аларны буяу буенча мастер-класс үткәрделәр
Яңа ел бәйрәмнәрендә Туган якны өйрәнү музеенда балалар өчен гипстан сыннар ясау һәм аларны буяу буенча мастер-класс үтте.
Гипс белән эшләү авыр түгел диярлек һәм күп санлы материаллар булуын таләп итми. Гипстан кою өчен безгә бары тик гипс, аны эретү өчен су, форма һәм декорацияләү өчен буяулар гына кирәк булды. Гипстан сыннар ясау - балалар өчен бик файдалы шөгыль, чөнки мондый мавыктыргыч һәм кызыклы эш ярдәмендә балалар төгәл һәм пөхтә булырга өйрәнә. Моннан тыш, буяулар белән эшләгәндә, бала үзенең күз алдына китерү сәләтен формалаштыра. Килеп чыккан сын интерьерның матур бизәге һәм искиткеч бүләк була ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев