Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

50 елдан соң күрешкәннәр

"Бәлки кем дә булса әсирлеккә төшүчеләр арасында үз туганнарын таныр" дигән язмада Ленино авылыннан Мария Алексеевна Карасева фотографиядә үзенең абыйсы Иван Иванович Карасевны танып алган.

Әмма ул аны, кызганычка каршы, рәсемнәр буенча гына белә, чөнки ул үлгән елны гына туган. Мария Алексеевна сөйләвенчә, әбисе белән бабасының - аның әтисенең әти-әниләренең - дүрт уллары һәм кызлары була. Фронтка Иван Иванович һәм тагын ике абыйсы чакырылган, Мариянең әтисе сугышта булмаган.
Иван Иванович Карасев (1910 елда туган) сугышка кадәр икмәк пешерүче булып эшләгән, 1941 елдан башлап 8 нче укчылар бригадасында рядовой булып сугышкан. 1943 елның 2 февралендә Старый Оскол шәһәре янында әсирлеккә эләккән.Хәрби әсирлеккә эләгүченең учет картасында (1944 елның 24 июнендәге)"бетерешкән" дип язып куелган булган. 1944 елның 25 сентябрендә ул үлгән.
Мария Алексеевна газетадан абыйсы турындагы язманы укыгач,Иван Ивановичның Чистайда яшәүче кызын эзләп табу өчен (чөнки аның белән элемтә булмый) Әдәмсәдәге кызы Татьянага шалтырата.
Иван Ивановичны фронтка хатыны Агафья, ике кечкенә улы һәм кече кызы Мария (аңа ул чакта 4 яшь булган) озаткан. 1943 елда гаилә аның хәбәрсез югалуы турында хәбәр ала. 50 нче елларда Агафья балалары белән Ленинодан күчеп китә һәм Чистайда төпләнә. Балалар үскән, гаилә корганнар, балалар, оныклар туган. Иван Ивановичның бер улы бер ел элек кенә үлгән, ә икенчесе турында Мария Алексеевна хәзер берни дә белми. Мария Ивановнаның кызының улы Михаил һәм кызы Галина Түбән Камада яшиләр.
Мария Ивановна язма турында белгәннән соң, шушы газетаны үз куллары белән тотып укыр өчен Ленинога апасы янына киткән. Чөнки ул үзе дә, әнисе дә, башка туганнары да 1943 елдан соң Иван Иванович турында берни дә белмәгәннәр. Олы яшьтә һәм авыру булуына да карамастан, быел җәй ул үзенең туган ягында, әтисе авылында һәм бердәнбер ике туган апасы янында булган.Аның авылда булмавына һәм Мария Алексеевна белән күрешмәвенә төгәл 50 ел булган. - Бер-беребездән ерак та яшәмибез кебек, тик йөрешмәдек, - дип сыкрана Мария Алексеевна, безнең белән телефоннан сөйләшкәндә.
Менә шулай, газетабыз битләрендә басылып чыккан язма ярты гасыр вакыт үткәннән соң ике кыз туганның очрашуына этәргеч булды. Әлбәттә, сәбәбе дә зур. Мария Ивановна әтисен бөтенләй хәтерләмәсә дә, аның язмышы һәм үлгән көне турында хәзер барын да белә.
Мария Ивановна Ленинода бер атна кунак була. Апа белән сеңел үзләренең әтиләрен, әби-бабаларын, барлык туганнарын, үткән тормышларын искә алганнар - иркенләп сөйләшеп утырганнар, шулай булмыйни - алар 50 ел күрешмәгәннәр бит! Мария Алексеевна аны автобуска озатканда: "Кайтып җиткәч, шалтыратырсың әле", - дип тә әйткән булган. Әмма Мария Ивановнадан башка хәбәр булмаган, телефоны да аның дәшми икән. Мөгаен, ул хәзер Түбән Камада, кызы Галя янындадыр, чөнки ул анда еш була, бәлки анда яшидер яки хастаханәдә дәваланадыр, ди Мария Алексеевна. Без дә Мария Ивановна белән Галинага шалтырата алмадык.
Мария Алексеевнага нибары 75 яшь кенә булса да, ул үзенең хәтере начар булуга зарлана. - Сеңелем белән гел сөйләшеп утырсак та, ниләр сөйләшүебезне искә төшерә алмыйм шул, - диде ул.
Кайвакыт туганнары үзләренең Ватаныбыз сагында булган әтиләре, бабаларының язмышы турында бик соңлап кына беләләр шул. Күпме ел үткән, һәм менә хәзер генә әлеге сугыш кайтавазы безгә килеп җитте. Шушы коточкыч сугышта эзсез югалган туганнарын хәтерләүче кешеләр исән чагында аларга туганнары турында нинди дә булса хәбәр килеп ирешүе яхшы.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев