6 апрельгә Татарстанда COVID-19ның 19 633 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 36 яңа очрагы теркәлгән, барысы да чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 20 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 16 кеше өйдә дәвалана.
География: Казанда - 20, Яр Чаллыда - 7, Баулы, Чүпрәле һәм Менделеевск районнарында - 1әр, Әгерҗе районында - 2, Бөгелмә районында - 4 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 16 664 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 58зе - узган тәүлектә.
Барлыгы 152 787 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 4 320) шулардан 97 595 кеше привиканың икенче дозасын алган.
Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы;
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы;
3. бердәм 122 номеры;
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп;
5. контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев