Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

7 февральгә Татарстанда COVID-19ның 56009 очрагы теркәлгән

Татарстанда COVID-19ның 1305 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 10сы - читтән кертелгән, калганнары чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. Шулар арасында 18 яшькә кадәрге 92 бала бар.

96 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 1209 кеше өйдә дәвалана.

География: Казанда - 657, Яр Чаллыда - 278, Әлки, Биектау, Кама Тамагы, Мөслим, Яңа Чишмә һәм Ютазы районнарында - 1әр, Баулы, Балтач, Кукмара, Теләче районнарында - 2шәр, Аксубай, Алексеевск, Минзәлә, Сарман, Чирмешән һәм Чистай районнарында - 3әр, Актаныш һәм Менделеевск районнарында - 4әр, Әгерҗе, Питрәч, Югары Ослан  районнарында - 5әр, Зәй районында - 6, Яшел Үзән һәм Лениногорск  районнарында - 7шәр, Әлмәт, Бөгелмә районнарында - 8әр, Мамадыш районында - 10, Азнакай районында - 13, Лаеш районында - 14, Нурлат һәм Спас районнарында - 17шәр, Алабуга районында - 18, Саба районында -19, Буа районында - 23, Тукай районында - 27, Арча районында – 48, Түбән Кама районында -73 очрак теркәлгән.

Инфекциядән үлүчеләр саны: 1627 кеше, шуларның 4се - соңгы тәүлектә.

Барлык чорда 40459 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 134е - узган тәүлектә.

Барлыгы 2 416 412 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 3546), шулардан 1 893 654  кеше привиканың икенче дозасын алган. Ревакцинацияне 205 425 кеше үткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев