Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

8 Март алдыннан хатын - кызлар турында кайгыртып

7 мартта ЭЭБ бинасында бүлек хезмәткәрләре һәм эчке эшләр органнарының хатын - кыз ветераннары өчен тантана узган.

ЭЭБ җитәкчелеге һәм ветераннар Советы аларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, хезмәттәшләренә истәлекле бүләкләр һәм ветераннарга азык-төлек җыелмалары тапшырган.
Шул ук көнне ЭЭБнең ветераннар Советы рәисе Вәлиҗан Мөхсинов һәм полиция капитаны Данис Рамазанов Чирмешән районы Күтәмә авылында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрнең әнисе Якунина Валентина Филипповна янына барганнар, аны бәйрәм белән котлаганнар һәм азык - төлек җыелмасы бүләк иткәннәр. Бу хакта редакциягә Вәлиҗан Мөхсинов хәбәр итте.
-Без Валентина Филипповнадан аның безгә карата нинди дә булса сораулары яки теләкләре бармы дип сорадык. Өлкән яшьтәге хатын-кыз улы Александр, килене Наталья һәм оныгы Николай белән яшәвен һәм бернәрсәгә дә мохтаҗ булмавын әйтте, аяклары гына бераз авырта. Без аңа Казан шәһәрендәге ТР ЭЭМ госпиталендә стационар дәвалану узар өчен алып баруыбызны һәм кире алып кайтуыбызны тәкъдим иттек. Валентина Филипповна барлык ветераннарга һәм ЭЭБ җитәкчелегенә үзе турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде, - дип яза Вәлиҗан Шәрипҗан улы.
 -Вафат булган хезмәттәшләребезнең тол  калган хатыннарын -Р.К. Митрюхина, Г. А. Мөхәммәдиева, Р. А. Ногманова, М. Сәгыйрова, Р. Юзумханова, Г. В. Лавроваларны без телефон аша котладык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев