Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

8 март алдыннан Яңа Чишмә ЗАГ сында хатын-кызлар, аналар, мәхәббәт һәм гаилә бәйрәме булып узды

Традиция буенча мондый бәйрәмнәрне “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе иганәчелек иткән район хатын-кызлар Советы, ЗАГС бүлеге, район Мәдәният йорты хезмәткәрләре бергәләп оештыра.



Анда безнең районда яшәүче яшь күп балалы һәм үз балаларын үстереп, инде оныклар тәрбияләргә булышучы олы тормыш тәҗрибәсе туплаган мәрхәмәтле, сөйкемле һәм сокландыргыч хатын-кызлар – әниләр чакырылган иде. Черемухово Бистәсеннән Надежда Прыткова ире Валентин һәм биш кызы белән килгән, кечкенә Валюшага ике ай ярым.
Әдәмсәдән килгән икенче яшь әни Любовь Иванова тормыш иптәше Денис белән ике ул һәм өч кыз үстерәләр. Сүз уңаенда, районда дүртәр, бишәр һәм аннан да күбрәк бала үстерүче 32 гаилә яши, иң мөһиме алар җәмгыятебезнең лаеклы кешеләре булып үссеннәр. Алып баручылар Илназ Шәйхетдинов һәм Анна Суворова бәйрәм кунакларына Прытковлар һәм Ивановлар гаиләләре турында җентекләп сөйләделәр. Әлеге искиткеч һәм тату гаиләләр турында укучыларыбыз “ЯЧХ” газетасының февраль саннарында таныша алдылар.
Күп балалы әниләр – Чуаш Чабаксарыннан Ирина Кузьмина һәм Тубылгы Таудан Вәсилә Юртаеваны шундый охшаш язмыш бәйли. Яшьтән тол калып, алар, бернигә дә карамастан, үзләрендә балаларын ялгызлары гына тәрбияләргә көч таба. Ирина Руслановна дүрт ул тәрбияләп үстергән, аларга белем биргән. Аларның өчесе гаиләле инде, барысы да эшли. Ул аларга 6 онык тәрбияләүдә ярдәм итә. Вәсилә Юртаева ялгыз калганда әле аның тәрбиясендә ике студент бала һәм дүрт яшьлек кызы була. Әмма ул авырлыкларны җиңә ала, авылда медик булып эшли, хәзер инде кече кызына да 19 яшь. Вәсилә Закирҗан кызы инде сигезенче ел даруханәдә эшли. Ул 12 оныгының бәхетле әбисе.
Нәрсә җитә ана булуга, бигрәк тә күп балалы ана булуга, бу бит зур хезмәт һәм бәхет, диде район башлыгы урынбасары, хатын-кызлар Советы рәисе Надежда Попкова. Ул әлеге аналарга рәхмәт белдерде һәм җылы теләкләрен җиткереп чәчәкләр, истәлекле бүләкләр тапшырды, ә балаларга шоколад өләште.
Никахлашу сараеның тантаналар залына күптән түгел икенче тапкыр әни булган хатын-кызлар да чакырылган иде. 8 Март бәйрәме уңаеннан икенче бала туу өчен ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы да булды. Чараны алып баручылар әлеге 453 мең сум акчаны кайчан сарыф итәргә мөмкин булуын, бүгенге көндә ул нәкъ шуның кадәр тәшкил итүен искә төшерделәр. Дәүләт тарафыннан бирелә торган тиешле ярдәм язуы алырга әниләр белән бергә сабыйлар, туганнары һәм якыннары килгән. Әниләрне мәртәбәле кунак - район пенсионерлар берлеге рәисе Анастасия Козлова, Надежда Попкова һәм сертификатлар тапшыручы Пенсия фонды бүлеге начальнигы Лилия Хираҗевалар котлады. Алар хатын-кызларга һәм аларның гаиләләренә сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт теләделәр.  Сертификат ияләре-Зөлфия Билалова, Наталья Холина, Ольга Добрынина, Валентина Пузикова, Алинә Садретдинова. Яшь әнинең берсен Александра Ласточкинаны аеруча билгеләп үттеләр. Ул үзе күп балалы гаиләдән һәм күптән түгел үзе ике игезәк кызның әнисе булган.  Аңа беренче бала тууга бәйле рәвештә айлык түләү өчен сертификат тапшырылды, шулай ук авыл җирлегендә яшәүче әни буларак беренче бала туганда бер тапкыр түләнә торган түләү билгеләнде. Барлык хатын – кызларга да чәчәкләр, истәлекле бүләкләр, ә балаларга шоколадлар тапшырылды.  Надежда Попкова аларга өченче бала табу турында яхшылап уйларга тәкъдим итте, чөнки 2019 елдан күп балалы гаиләләргә яңа дәүләт ярдәме 
гамәлгә керде: өченче бала өчен 450 мең сум акча каралган, аларны ипотеканы түләүгә файдаланырга мөмкин булачак. 
Бу көнне ЗАГС бүлегендә тагын бер тантаналы вакыйга билгеләп үтелде. 8 март алдыннан Яңа Чишмәнең өч яшь кешесе Оксана Рөстәмова, Виталий Воронин, Артур Максимов Россия гражданнары булдылар. «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Бикбова  бүләкләр белән паспортлар тапшыру миссиясен башкарды. Ул балаларга Россия гражданины исемен лаеклы йөртүләрен теләде. Чара Россия Федерациясе гимны белән тәмамланды. Тантана РМЙ артистлары Илназ Шәйхетдинов, «Зажигай» төркеме башкаруында хатын-кыз, ана мәхәббәте, Россия турындагы җырлар белән үрелеп барды. Соңыннан барлык катнашучылар истәлеккә фотога төштеләр.
Башка фотоларны безнең novoshishminsk.ru сайтында карагыз
 
Ольга ИВАНОВА. 
Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев