Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

8 март бәйрәме алдыннан Зирекле музеенда солдат әбиләре очрашуы булып узган

Гадәттәгечә, күп еллар дәвамында музейда солдат аналары белән очрашулар оештырыла, әмма быел аны башкачарак уздырырга булганнар.

5 мартта Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда Россия армиясе сафларында хезмәт иткән Зирекле егетләренең әби-бабаларын чакырып,  "Туган якка солдат сәламе" дип исемләнгән очрашу булып узган. Анда  авылда гына түгел, ә шәһәрләрдә яшәүче әбиләрне дә чакырганнар. Кунаклар арасында тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары да булган.

Музей директоры Лидия Лотфуллина соңгы 10 ел эчендә Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәгән 25 ир-егетнең һәм аларны тәрбияләүгә зур өлеш керткән әби-бабаларының исемнәрен атаган. "Йолдыз" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кунакларга шигырьләр сөйләгәннәр, ә мәктәп китапханәчесе Алсу Низамиева "Ходайга рәхмәт әйтәм" дигән җыр башкарган.

Ватаныбызның төрле почмакларыннан музейга җибәрелгән солдат хатларын уку җылы хатирәләр уяткан. Бөек Ватан сугышы елларында әбиләребез фронтка дип солдат бияләйләре бәйләгәннәр. Бу очрашуда шундый бияләй бәйләү буенча мастер-класс күрсәтелгән һәм бәйләгән бияләйләр музейга бүләк ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев