Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

9 ноябрь — Бөтендөнья сыйфат көне

Бөтендөнья сыйфат көне ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә.

2023 елның 6-12 ноябрь көннәрендә Россиядә сыйфат атналыгы узачак. Аның девизы: «Россия — сыйфат билгесе белән».

Бөтендөнья сыйфат көне товарларның сыйфатын арттыру белән мәшгуль булган белгечләргә, командаларга һәм предприятиеләргә игътибарны җәлеп итү өчен булдырылган. Клиентлар өчен сыйфатлы товарлар булдыруга юнәлдерелгән компанияләрнең максаты — инновацияләр кертү, продуктлар һәм хезмәтләрне камилләштерү.

Бөтендөнья сыйфат көне һәм атналыгы уңаеннан, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай ТБ хезмәткәрләре (ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә), Татарстан Республикасы кулланучылар базарында сатыла торган товарларның һәм күрсәтелгән хезмәтләрнең югары сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев