Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

90 яшендә дә актив әле

31 гыйнварда Шахмай авылыннан Фирдәүс Якуб кызы Заһретдинова үзенең юбилеен билгеләп үтте

Фирдәүс әби олы яшьтә булса да, өйдә кул кушырып утырмый, кечкенә бакчасында яшелчәләр утырта һәм үзе карый да. Хәтта кышкылыкка кыярлар тозлый, вареньелар кайната. Ул таякка таянып булса да йөри әле, чөнки аның бот сөяге авырта. Балалары протез куйдыртырга теләгәннәр, ләкин табиблар, әби олы яшьтә булганга, операциягә алынмаганнар.

— Узган ел безгә бернәрсә дә әйтмичә, бакчада үзе бәрәңге алган. Бер сәламәт аякта бит! Өстәвенә, аның һәрвакыт кан басымы уйнап тора, — дип сөйли кече улы Илдус. -Чыныккан буын шул, сугыш вакытында һәм аннан соң да ниләр генә кичермәгәннәр.

Фирдәүс әби Шахмайда үз йортында яши, әмма инде икенче кышын Казанда — кызы яки кече улы янында үткәрә. Әлегә әби өйдә юк, өлкән улы Фирдүс (ул авылда яши) йортны карап тора. Әнисе кайткач, аңа азык-төлек китерә, квитанцияләрне түли. Кызы Ландыш өйне җыештыра, керләрне юа, ә калган эшләрне Фирдәүс әби үзе эшли.

31 гыйнварда Шахмай авылыннан Фирдәүс Якуб кызы Заһретдинова үзенең юбилеен билгеләп үтте

Ул Арча районының Утар-аты авылында икенче бала булып туган. Әтисе фронттан яраланып кайта. 62 яшендә Шахмайга кызы янына кунакка кайтырга чыккач, кинәт йөрәге туктап вафат була. Әнисе 84 яшькә кадәр яшәгән.

Сугыш башлангач гаиләдә әнисе дүрт баласы белән кала. Яз көне басуда черегән бәрәңге, кычыткан, алабута җыйганнар. Сугыш чоры балалары әниләренә ярдәм иткәннәр: чөгендер утаганнар, бодай җыйганнар, ындыр табагында эшләгәннәр. Үзләре ярым ач булганнар, әмма хуҗалыкта булган ризыкларны дәүләткә тапшырганнар. Итле ризык ашарга теләгәндә, колхоз складларыннан киптерелгән терлек тиреләрен учакта кыздырганнар, кисәкләргә турап, алардан шулпа пешергәннәр. Төнлә мичкә ягар өчен саламга кырга барганнар. Бүреләр салкыннарда салам эскертләре янына җыелган. Балаларның кыюраклары бүреләрнең киткәнен качып көтеп торганнар, алар беркайчан да "утын"сыз кайтмаганнар.

Сугыштан соң Фирдәүс Лаеш районында Куйбышев сусаклагычы янында урман кискән. Анда сал агызганнар. Шалашларда яшәгәннәр. Урман әзерләүдә физик яктан бик нык чыныкканнар. Хезмәт хакына киемнәр түгел, ә 40 килограмм арыш икмәге сатып алган. Капчыкка салынган ипиләрне туган авылына кадәр үзе алып кайткан — бу Арча тимер юл станциясеннән 18 км ераклыкта. Олы апаны өйдә җиде энесе көткән. Фирдәүс менә шулай әти- әнисенә ярдәм иткән.

Булачак ире Фоат белән Казанда таныша. Фирдәүс балалар бакчасында, ә ул Пермь краеның Березник шахтасында проходчик булып эшләгән. Кызны Казанга кайткач очрата. Березникта берникадәр яшәгәч, яхшырак тормыш эзләп Үзбәкстанга китәләр. 1962 елда иренең туган ягына — Шахмайга кайталар. Фоат кыш көне токарь, җәен — комбайнда, Фирдәүс сыер савучы, аннан төрле эшләрдә, ә пенсиягә чыгар алдыннан 20 ел мәктәптә техничка, котельный операторы булып эшләгән.

Байтак терлек асраганнар, балалар эшләп үскәннәр, әти-әниләренә булышканнар. Илдусны армиядән соң әтисе шахтага эшкә Воркутага җибәрә. Үзе дә кайчандыр Кемерово өлкәсендә эшли башлаган бит. Улы 10 ел урынына 12 ел шахтада эшли. Әлегә кадәр бу һөнәрне сайлауда нык торганы өчен әтисенә рәхмәтле. Илдус анда эретеп ябыштыручы һәм электрик һөнәренә укыган. Хәзер артезиан скважиналарын бораулауда эретеп ябыштыручы булып эшли. Кызы Ландыш радиоприборлар заводында хезмәт куя. Фирдүс, әтисе кебек үк, бар эшкә дә оста, бигрәк тә автомобиль һәм трактор техникасы буенча, әтисе эзеннән шофер һәм механизатор юлын үтә.

Фирдәүс әби ире белән 33 ел бергә гомер иткән. Кызганычка каршы, Фоат ага 60 яшендә, хәтта беренче пенсиясен дә ала алмыйча, вафат була. Фирдәүс әби 30 ел инде ялгыз.
90 яшендә дә аның хәтере, ишетүе һәм күрү сәләте бик яхшы. 80 яшендә күзләренә операция ясаганнан соң үзе укый, күзлексез бәйли һәм ерактан яхшы күрә. Кыш көне ул балаларында ял итә. Бер кулында телевизор пульты, икенчесендә — смартфон. Тапшыруларны карый, балаларына, оныкларына (алар бишәү) шалтырата, оныкчыгының хәлен белешә (февральдә алтынчысы туарга тиеш). Ул кул эше белән шөгыльләнә: бәйли, тегә, әлегә кадәр барысын да оекбашлар белән тәэмин итә. Иске әйберләрне сүтә яки интернет-кибеттән җепләр яздыра. Менә оныкчыгына икенче оекбашны бәйләп куйган. Тегү, бәйләү, ремонтлау — бу аның яраткан эше.

Гомер буе эшләгән һәм хәзер дә бик актив. Эшсез тора алмый. Әгәр аягы авыртмаса, бәлки терлек тә асрар иде. Инде менә биш ел, соңгы тавыкларын да Фирдүскә биргән.

— Әниебез оптимист кеше, — ди Илдус. — Бернигә дә зарланмый. Шат күңелле, шаяртырга, көлдерергә ярата. 

Озын гомернең сере турында Фирдәүс әби елмаеп кына болай диде:

— Күп эшләргә, беркем белән дә әрләшмәскә. Булган хәлләрне йөрәккә якын алмаса кирәк. Миңа хезмәт ярдәм итте, балачакта ачлыгы да, витаминнар белән тулы кычыткан да файдага гына булды, — дип шаярта ул. -Ходай ирем Фоат өчен яшәргә көч бирәдер дим.

Шимбә көнне, 3 февральдә, туганнары Фирдәүс әбинең юбилеен билгеләп үтәргә җыена.

31 гыйнварда Шахмай авылыннан Фирдәүс Якуб кызы Заһретдинова үзенең юбилеен билгеләп үтте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев