Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

90 яшьлек юбиляр үзе чәк-чәк пешергән

Акбүре авылыннан Рәхимә Кәбирова район хакимиятеннән кунаклар көткәндә, үз куллары белән милли ризык әзерләгән.

«Безнең әни беркайчан да эшсез тормый, ул еш кына һәм рәхәтләнеп тәмле ризыклар әзерли, - ди Рахимә Минабетдиновнаның килене Лилия Кәбирова.
24 мартта Рахимә әби белән Лилия кич буе тәм-томнар пешергәннәр. Ә  25 март иртәсендә аларга юбиляр әбине котларга теләүче кунаклар килә башлаган.
Район хакимияте вәкилләре дә әбине котлаганнар - район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин һәм халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Гурьева, шулай ук Акбүре АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов та килгән.
Алар Рәхимә әбигә ихлас теләкләрен җиткергәннәр һәм аңа лаеклы тормыш үрнәге күрсәткәне өчен рәхмәт белдергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X