Реклама
Җәмгыять
90 яшьлек ветеранга “Абый” дип кенә эндәшәләр
Чертуш авылында һәр очраган кешедән Габдулла Кәлимуллинны беләсезме дигән сорауга, һәрберсе: “Ничек белмим ди! Ул безнең абый!” – дип җавап бирә. Авылда яшәүче олысы да, кечесе дә аңа абый дип эндәшә. Бу аның икенче исеменә әйләнгән.
Монда башка ир-атларга әзи диләр. Ни өчен аңа гына шулай зурлап эндәшүләренең серенә төшенү авыр түгел: Габдулла абый киң күңелле һәм ярдәмчел кеше, аның өчен барысы да бертуган, бала чагы авыр үткәнгәдер инде, ул кыен хәлдә калган һәр кешегә ярдәм кулы сузарга әзер.
Без Габдулла Нәбиулла улы һәм аның улы Рөстәм белән таныштык, аларның эчкерсез, әдәпле, юмор хисле кеше булуларына сокландык. Үзе турында Габдулла абый күп сөйләми: “Чертушта тудым, укыдым, армиядә хезмәт иттем, эшләдем, өйләндем. Тормыш иптәшем Мөнҗия исемле иде, ул улларына яхшы ана һәм өйдә уңган хуҗабикә иде...”
Ярдәмгә улы килеп: “Әниебезнең бакыйлыкка күчүенә 13 ел инде. Әтиебез аны әле дә бик сагына”, - ди.
- Рөстәм, әтиең турында ниләр беләсең?
- Бабай сугышка киткәч тә, 1941 елдан әти аның тракторына утыра – аңа ул вакыт 13 кенә яшь була әле. Һәм тракторы белән ул 3 кенә ел (1947-1950 еллар) – армия хезмәтендә булганда гына аерылып тора. Эштә һәрвакыт алдынгы булды. “Фидакарь хезмәт өчен” һәм “Социалистик ярышта җиңгән өчен” медальләре – аның бүләкләре. Шушы еллар эчендә башка күпме бүләк алуын санап бетерерлек түгел. Хәзер генә бит ул машина, телевизор, суыткыч бүләк итәләр. Ул вакытларда бит алдынгыларга күлмәк, ботинка, электр бритвасы һәм кул сәгатьләре тапшыралар иде. Әти тракторчылар бригадиры булып эшләгәндә механизаторларны эш урыннарында еш алыштыра иде. Лаеклы ялга чыккач та әле озак еллар хезмәт куйды. Эштән туктаса да, диванда ятмады, актив тормыш рәвеше алып барды – мәчет төзелешен оештыручылар һәм шунда катнашучылар арасында булды, мәчеткә даими йөрүчеләрнең берсе иде. Хәзер авылда андыйлар бишәү калды һәм алар иң хөрмәтле кешеләр.
Сүзгә Шахмай АҖ башлыгы Ильяс Гаризов кушылды:
- Габдулла абыйны мин бала чактан беләм һәм аның турында бик тә ярдәмчел кеше дип әйтәсем килә. Кәлимуллиннарның уллары да бик акыллылар. Мисал өчен, Рөстәм дә авыл хуҗалыгында механизатор булып эшли. Ата-ана йортыннан беркая да китмәде, авырып киткән әнисен карады, хәзер менә әтисен. Кайчакларда авыл җирлегендәге җәмәгать эшләрендә яки шәхси үтенеч буенча ярдәм сорап аңа мөрәҗәгать итәбез, аның беркайчан да беркемгә дә каршы килгәне юк. Ә олы улы Рафаэль Түбән Камада яши, тик авылны беркайчан да онытмый. Тарихи һәйкәлне – атып үтерелгән 37 якташыбыз күмелгән туганнар каберлеген тотып алу эшен башлап җибәрүче һәм шул эшне башкаручыларның берсе булып тора. Алар арасында өчесе – Кәлимуллиннарның туганнары. Әйтергә кирәк, авылдагы әлеге фаҗигале вакыйгага быел 100 ел тула.
Әңгәмәдәшләрем, әйтерсең лә алдан сөйләшеп куйганнар диярсең, берникадәр вакыт дәшми тордылар (бер минутлык тынлыкта калдылар).
- Габдулла абый, 4 декабрьдә сезгә 90 яшь тулды. Юбилеегызны ничек үткәрдегез, сөйләгез әле? – дип аларның тынлыкларын бозарга туры килде. Һәм ул елмаеп куйды.
- Бик күңелле булды. Котлаулар, матур теләкләр һәм бүләкләр белән мәдәният һәм авыл советы хезмәткәрләре килде. Без бик озак сөйләшеп утырдык, үткәннәрне искә алдык, - диде.
Хәзер Габдулла абый урамга сирәк чыкканга, авылдашлары аның янына үзләре килә икән. Кордашлар белән аралашу – яшьлегеңә кире кайту кебек бит ул. Оныклары һәм оныкчыклары кайтуы да аңа бик зур шатлык һәм бәхет.
Лариса Федорова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев