Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ә аның турында истәлек һәрчак йөрәктә

Мусин Әхмәт Хәлиулла улы күп балалы крестьян гаиләсендә туган.

Әхмәт Хәлиулла улының әтисе Хәлиулла Мусин революциягә кадәр авылда староста була, ә аннары аны авыл советының беренче рәисе итеп куялар. Ләкин аның гомере кыска була 1938 елда 60 яшендә вафат була. Әхмәт кечкенәдән үк авыл тормышының барлык авырлыкларын үз җилкәседә кичергән, туган колхозында төрле эшләр башкарырга туры килә аңа. Әхмәт Хәлиулла улыннан тыш гаиләдә тагын 6 малай үсә. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында аларның иң кечкенәсе — 1928 елгы Вәлиҗан гына катнашмый. Хәсән Хәлиулла улы хәбәрсез югалган. Ә Әхмәт Мусин авыл мәктәбенең 5 сыйныфын тәмамлый, бик сәләтле укучы, математиканы аеруча яхшы белгән. Аны, 19 яшьлек егетне, яшьтәше Нуриев Вәлиҗан Мәүлет улы белән бергә хезмәткә чакырганнар. Кыска вакытлы укудан соң аларны Смоленск юнәлешенә сугышка җибәрәләр, анда Әхмәт Хәлиулла улы җиңелчә яралана, ә Вәлиҗан Мәүлет улы немецлар тарафыннан әсирлеккә алына һәм фашист әсирлегенең барлык куркынычларын кичерә һәм Ә.Х. Мусин кебек 2000 елда вафат була. 1942 елның сентябрендә Ә.Мусинны Сталинград фронтына җибәрәләр, анда ул танк-десант бригадасының автоматчы-десантнигы була. 

Сугыш практикасы күрсәткәнчә, танкистлар белән бергә хәрби машинаның бронясында десантчы — мотоукчылар эш иткәндә танкның мөмкинлекләре, экипажның иминлеге, ышанычлылыгы арта, сугышта уңышка да яхшырак ирешелә. Десантчылар һәрвакыт танк янында — сугышта да, походта да, шулай ук якын тылда сугышка әзерләнгәндә дә. Ләкин десантчы өчен барысы да куркынычсыз түгел шул, «Т-34» танкы алар өчен яраклаштырылмаган, ул бик тиз йөри, шуңа күрә десантчылар танкка уралган троска гына тотынып йөргәннәр. Ветеран сугышчы бер очракны яхшы хәтерләгән, сугышчы Медведев троска тотынып кала алмыйча, танк чылбыры астында һәлак булган. 

Биредә, Сталинград фронтында, Мусин безнең гаскәрләрнең тарихи һөҗүмендә, Калач янында дошман позицияләрен тар-мар итүдә катнаша. Сталинград һәм Көньяк — Көнбатыш фронтлары гаскәрләре берләшә. Ветеран һөҗүм итүче гаскәрләрнең алгы сафында көрәшә һәм Көньяк-Көнбатыш фронтының һөҗүм итүче гаскәрләре белән атышның шаһиты була, чөнки элемтәнең начар булуы аркасында бер-берсе белән кара-каршы баручы — һөҗүм итүче гаскәрләр бер-берсен танымыйча атыша башлыйлар, сугышны Көньяк-Көнбатыш фронтыннан бер танкист үзенең шлемофонын селкеп кенә туктата алган. Бәхеткә, корбаннар булмый, яралылар гына булган. Калач шәһәрен азат итү өчен ул 2 атна көрәшә. Шулай итеп немец, итальян һәм румын гаскәрләренең оборонасы өзелә. Төнлә Дон елгасын кичү, фашист самолетларын күпләп бомбага тоту очраклары ветеранның хәтерендә озак саклана. Төнге һөҗүм вакытында ул күп кенә иптәшләрен югалта, гәрчә үлем якында гына булса да, бәхеткә, ул үзе исән кала.

Аннан соң илне азат итү сугышлары була, аеруча Великие Луки янында кызу сугышлар бара. Анда ул контузия алган.

Савыкканнан соң Балтыйк буе илләрен азат итүдә сугыша, анда барган сугышларда кулы яралана. Госпитальдән соң Таллинны һәм Риганы немец — фашист гаскәрләреннән азат итү өчен көрәшә. Ригада ул ниндидер яшерен заданиеләр үтәгән, «Сафин» фамилиясен йөрткән. Бу турыда барлык мәгълүматлар ябык.

Балтыйк буе илләрен азат итеп, Әхмәт Хәлиулла улы үзенең сугышчан юлын дәвам итә, алда — Германия. Мусинның полкташлары арасында Ленино авылыннан якташы Николай Иванович Демидов та була, алар еш очрашалар, истәлеккә фотога төшәләр. Ләкин Николай Ивановичка өенә кайтырга насыйп булмый, Одерны кичкәндә ул авыр яралана һәм 1945 елның 15 апрелендә госпитальдә вафат була.

Җиңү турындагы хәбәрне Әхмәт Хәлиулла улы Көнчыгыш Пруссиядә ишетә. Демобилизациядән соң ул туган колхозында ферма мөдире булып эшли, ә аннары пенсиягә кадәр «Буревестник» совхозында бухгалтер була. Хатыны Гарифә Шакир кызы белән бергә 8 бала тәрбияләп — үстерәләр, хәзер аларның алтысы исән. Алар республикабыз шәһәрләрендә һәм авылларында яшиләр, балаларын һәм оныкларын тәрбиялиләр.

Әхмәт Мусин 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне Җиңгән өчен» медале һәм күп кенә юбилей бүләкләре белән бүләкләнгән.

2000 елның 8 мартында вафат була. Яңа Чишмә районы Акбүре авылындагы зиратта җирләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев