Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Аҗаган» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре балалар белән «Күбрәк белү - куркынычны киметә» дигән темага әңгәмә үткәргәннәр

14 августта Халыкара юл хәрәкәте кагыйдәләре (ЮХК) көне билгеләп үтелә.

Балалардан юл хәрәкәтенең нинди кагыйдәләрен белүләре белән кызыксынганнар һәм светофор, зебра, җәяүле утравы турында искә төшереп, аларның ни өчен кирәк булуларын кабатлаганнар. Балалар җәяүлеләр өчен транспорт чарасының тормоз юлы нинди куркыныч тудыруы һәм велосипедта, роликларда, скейтта, мопедта ничек дөрес һәм куркынычсыз йөрү кирәклеге турында белгәннәр.  Аларга юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәркайсы, шул исәптән велосипедчылар һәм җәяүлеләр дә, юл йөрү кагыйдәләрен белергә һәм тайпылышсыз үтәргә тиеш, дип аңлатканнар. Соңыннан һәр балага юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белешмәлекләр таратылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев