Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Әби кайгыртучанлык тоеп яши

30 сентябрьдә Черемухово Бистәсеннән тыл хезмәтчәне Анна Игнатьевна Митрофановага 90 яшь тула.

Анна Игнатьевна инде өч ел кызы Валентина янында Чистайда яши. Ире Петр Степанович 5 ел элек вафат булган. Авылда әти-әнисе йортында Анна түтинең олы кызы Мария гомер итә, 6 ел элек Ангарскидан күченгән. Әби борчылмый — туган йортында кызы яшәгәч, димәк ул ташландык түгел. Кызы әнисенә еш шалтырата, бакчага яшелчәләр утыртканы һәм үстергәне, уңышны җыйганы турында сөйли.

— Өй ничек? Бәрәңгеләрне алып бетердегезме? — дип сорый икән әби кызыннан. — Ярар, әйбәт,  Ә тавыклар ничек? Барысы да яхшы икәнен ишеткәч, кәефе күтәрелә, дип сөйли кызы Валентина.
Әбине туган йортына еш алып кайталар, ул моңа бик сөенә. Әмма Анна Игнатьевна карауга мохтаҗ, чөнки өч ел элек ул микроинсульт кичергән һәм кулы белән аягы начар хәрәкәтләнә. Аның сәламәтлеген участок табибы күзәтә, кан басымын үлчәп китә. Әбинең кан басымы «сикерсә» дә, аның каравы, күрүе һәм ишетүе бик яхшы әле.

Анна Игнатьевна элек Черемухово Бистәсеннән ерак булмаган Горбуновка поселогында күп балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга килгән. Әти-әнисенең гаиләләре имин, тырыш булган. Бүгенгесе көндә өлкән абыйсы Сергей Игнатьевич Данилов Бистәдә, ә иң кече энесе Николай Чистайда яшиләр.Анна түти, ул чордагы барлык балалар кебек үк, 9 яшеннән эшли башлый. Башаклар җыйган, басуда чүп үләннәрен утаган. Әтисе инвалид булганга күрә аны сугышка алмаганнар. Ул ат караучы булып эшләгән, әнисе колхозда төрле эшләрдә хезмәт куйган. Әти-әнисе көне буе эштә булганнар, зур йорт хуҗалыгын кайгырту өлкән балаларга йөкләнгән.

1952 елда Черемухово Бистәсе егетенә кияүгә чыга. Ире Петр Степанович гомер буе чылбырлы тракторда эшли, Анна Игнатьевна, әнисе кебек үк, төрле эшләрдә: ындыр табагында эшләгән, чүп утарга йөргән, бакча эшләрендә катнашкан. Ире белән алар алты бала тәрбияләп үстергәннәр, кызганычка каршы, хәзер дүртесе генә исән.

Әби кайгыртучанлык тоеп яши

— Әни безне эшкә өйрәтеп үстерде. Бакчада да эшләдек, терлекләрне дә карадык — хуҗалыгыбыз зур иде. Тәмле пешерде, тәртипне, чисталыкны яратты. 

Юбилейны гаиләдә билгеләп үтәчәкләр. Бөтен туганнары да диярлек Чистайда, дүрт оныгы гына Ангарск һәм Владивостокта яшиләр. Лениногорскида да оныклары — мәрхүм кызы Раяның балалары бар. Алар һәрвакыт әбиләре янына кунакка киләләр, күчтәнәчләр алып киләләр.

Әби кайгыртучанлык тоеп яши

Әби кайгыртучанлык тоеп яши

Әби кайгыртучанлык тоеп яши

— Барысы да әбиләрен яратып, кочаклап кына торалар. Аның 17 оныгы, 14 оныкчыгы һәм оныкчыкларның 5 баласы бар, ди Валентина. — Алар килгәч, ул бик шатлана. Оныклары кечкенә булганда, җәйге каникулларын әбиләрендә үткәрә иделәр. Аның пирогларының, пилмәннәренең, мичтә пешкән ашларының тәмлелеген әле дә хәтерлиләр. «Безнең әбинеке кебек тәмле ризыкларны бүтән беркайда да ашаганыбыз булмады. Әби бәйләгән оекбашлар һәм бияләйләр дә иң җылылары иде», — диләр. Кунакка килгән көнне ул инде иртә таңнан тәмле ризыкларын пешереп, безне каршы алды. Балаларын һәм оныкларын гына түгел, ә барлык туганнарын да шулай кунак итте. Әнисен — безнең әбине дә, ул хәлсезләнгәч, үз янына алды.

Әниебез бик тыныч, әрләшергә яратмый торган кеше.

Әби кайгыртучанлык тоеп яши

Әби кайгыртучанлык тоеп яши

Беркем дә аңардан начар сүз ишетмәгәндер, мөгаен. Без балаларга ачуланганы, әтигә дә каршы сүз әйткәне булмады аның. Әтиебез кызып китсә, әни башка бүлмәгә чыгып китеп, берәр эшкә тотына иде һәм әрләшү башланмыйча да туктый иде.
Анна Игнатьевна һәм Петр Степанович 60 ел бергә гомер иткәннәр.

Әби кайгыртучанлык тоеп яши

Әби кайгыртучанлык тоеп яши

Юбилей елында аларны районда хөрмәтләделәр. Петр Степанович фаҗигале рәвештә һәлак булган оныгын җирләгәннән соң ике көн узгач 84 яшендә үлеп киткән. Йөрәге чыдый алмаган.

Валентина апасы белән гомер буе сәгать заводында эшләгәннәр, аннан лаеклы ялга киткәннәр, кече энеләре Чистай янындагы «Луч» хайваннар хуҗалыгында хезмәт куйган.

-Иртән әнигә: «Кара әле, әни, кояш чыккан. Көне матур булачак», дип әйтәм, ди Валентина. — Әни, елмаеп, баш кага. Яки: «Әни, дачадан барлык яшелчәләрне дә алып кайттык, кышкылыкка әзерләдек. Кыш көне ашарбыз», дим. Ул тагын елмая. Гаиләбез тату, без беркайчан да әрләшмибез. Барыбыз да янәшәдә генә яшибез. Барысы да килеп әнинең хәлен белешәләр, ярдәм итәләр, шалтыраталар. Әнине беркем дә онытмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев