Реклама
Җәмгыять
Абунәчеләр арасында призлар уйнатылды
“Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасы редакциясе районның почта хезмәте белән берлектә абунәче ункөнлеге үткәрде. Район газетасына 13 ноябрьдән 23 енә чаклы 200 дән артык кеше язылган. Алар арасында 25 приз уйнатылды.
Яңа Чишмәдән Николай Селиверстов төп приз иясе булды. Приз алучылар арасында абунәче ункөнлегендә даими катнашучылар байтак иде һәм алар бүләкләрне дә оталар. Болар: Мария Мокеева, Сергей Орлов, Антонина Пузикова, Антонина Суворова һ.б.
Николай Селиверстовны һәм бүләк отучы абунәчеләребезне ихластан котлыйбыз!
Приз уйнатуда “читтән” катнашучылар һәм бүләк отучылар үзләренә уңайлы вакытта газета редакциясенә килеп призларын ала алалар (адресы: Ленин урамы, 102 йорт). Призлар Нина Зубованы (Черемухово Бистәсе), Татьяна Симонованы (Екатерина Бистәсе), М.Г. Хәсәновны (Ленино), Фәргат Хәбибуллинны (Чаллы Башы), Валерий Ильин һәм Валентина Ендуганованы (Чуаш Чабаксары) көтә.
Уйнатылган уенның намуслы үтүендә шик булуы мөмкин түгел, чөнки ул абунәчеләрнең үзләре ярдәмендә –Гөлнара Нургатина һәм яшь кыз Варя Соколова белән үткәрелде.
Газета редакциясе әлеге акция иганәчеләре: Фәнил Саматов, Ринат Мухитов, Малик Әхмәтов һәм Рамил Нуртдиновларга рәхмәт белдерә.
Абунәчеләребезнең барысына да безнең газета белән булганнары өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, 2019 елга язылу дәвам итә әле.
Лариса ФЕДОРОВА. Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев