Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ачыктан-ачык сөйләшү: «Җир һәм милек, районда аның белән ничек эш итәләр»

Бу хакта без милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Попкова белән сөйләштек.

- Наталья Владимировна, буш җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү процедурасы ничек үткәрелә?

- Гражданин ачык куллануда булган картадан буш җир кишәрлекләрен карап, үзенә ошаганны сайлый ала, шуннан соң ул КФҮгә гариза бирә. Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына гариза электрон рәвештә килеп ирешә. Гариза килгәннән соң, без район газетасында әлеге буш участок барлыгы турында хәбәр урнаштырабыз. Шушы хәбәрдән соң 30 көн дәвамында әлеге участокка башка гаризалар килмәгән очракта, килешү төзелә. Агымдагы елның 6 аенда 56 җир кишәрлеге арендага бирелгән һәм 9 җир кишәрлеге милеккә тапшырылган. 

- Әгәр дә бер участокка берничә граждан дәгъва кылса, аны кемгә бирү буенча сайлау процедурасы ничек үтә?

- Бер җир кишәрлегенә берничә кеше дәгъва кылган очракта, аукцион процедурасы оештырыла, ягъни әлеге җир кишәрлеге https://torgi.gov.ru һәм sale.zakazrf.gov.ru электрон мәйданчыкларына урнаштырыла, анда онлайн - аукцион үткәрелә. Гражданин үзенең шәхси кабинетыннан әлеге аукционда катнаша. Палата хезмәткәрләренең гариза бирүчеләр белән элемтәсенә юл куелмый һәм килешү җир кишәрлеге өчен иң югары бәя тәкъдим итүче белән төзелә. Быел 11 аукцион үткәрелде. 

- Җирләрне рөхсәтсез басып алудан саклый торган закон бармы?

- Административ хокук бозулар кодексында җир кишәрлеген рөхсәтсез басып алу өчен җаваплылык каралган. Әлеге кодексның 7.1 маддәсе нәкъ менә шундый мәсьәләләрне көйли. Хокуклары бозылган һәр кеше муниципаль контроль органына, шул исәптән безгә дә, хокук бозу факты турында гариза белән мөрәҗәгать итә ала. Агымдагы елда Яңа Чишмә районында андый фактлар теркәлмәде. 

-Ә күп балалы гаиләләргә участоклар ничек бүленә? Хәзергесе вакытта җир участогын көтеп торучы гаиләләр бармы?

- Күп балалы гаиләне җир кишәрлеге алуга чиратка кую өчен гариза язарга кирәк. Моны «Дәүләт хезмәтләре» порталында да эшләргә мөмкин.  Аннары исемлеккә кертү өчен кирәкле документларны тапшыру сорала. Бүгенгесе көндә Яңа Чишмә районында мондый чират юк - барлык 263 гариза бирүче гаилә җир кишәрлекләрен алган. 

-Ә милек белән эшләр торышы ничегрәк?

- Милекне электрон рәвештә сату - коррупция куркынычларын киметүнең мөһим факторы булып тора. Милек, җир участоклары кебек үк, бары тик https://torgi.gov.ru һәм а sale.zakazrf.gov.ru. электрон мәйданчыкларында гына сатыла һәм арендага бирелә. Теләгән һәркем аны онлайн рәвештә сатып ала ала. Ярты ел эчендә мондый 5 аукцион үткәрелгән. 

- Район бюджет оешмаларында милек буенча контроль ничек гамәлгә ашырыла?

- Барлык учреждениеләрдә дә ел саен инвентаризация үткәрелә, бөтен милекне анда җентекләп барлыйлар. 

-Ачыктан-ачык сөйләшүегез өчен рәхмәт, Наталья Владимировна!

Ә без яңачишмәлеләргә тагын бер кат искәртәбез, әгәр сездә вазыйфаи зат эшчәнлегенең законлылыгы буенча шик туса, сез 8(84348)2-32-49 ышаныч телефоны буенча (шул исәптән аноним рәвештә дә) мөрәҗәгать итә яки 423190, Яңа Чишмә авылы, Совет урамы, 80 йорт адресына хат яза аласыз. 

Әңгәмәне район башлыгы ярдәмчесе Ирина Лобачева үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев