Ачыктан-ачык сөйләшү: «Мәдәният өлкәсендә коррупция»
Районның мәдәният учреждениеләрендә коррупция куркынычларын ничек итеп киметү кирәклеге хакында безгә мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носова сөйләде.
— Галина Александровна, сезнең ведомство карамагындагы учреждениеләрдә коррупция куркынычларын киметү өчен нинди чаралар күрелә?
— Барлык ведомство карамагындагы учреждениеләрдә комиссияләр булдырылды, коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча җаваплы затлар билгеләнде. Алар даими рәвештә мәнфәгатьләр конфликты очраклары турында хәбәр итү һәм аларны җайга салу кирәклеге турында профилактик эш алып баралар, хезмәткәргә ышанычны югалту сәбәпле эштән азат ителү куркынычына китерүче җаваплылык чаралары турында сөйлиләр. Мәдәният учреждениеләренең барлык җитәкчеләре дә ел саен үз һәм гаилә әгъзаларының керемнәре турында хисап бирәләр.
— Галина Александровна, сатып алулар һәм милек буенча эшләр торышы ничегрәк?
— Мәдәният учреждениеләре буенча барлык сатып алулар "Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар китерү, эшләр башкару, хезмәт күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында"гы 44 ФЗ Федераль закон нигезендә үткәрелә.
Шулай ук Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык Департаменты территориаль бүлеге тарафыннан Екатерина һәм Андреевка авыл клубларында түбә, тәрәзә, керү төркемен алыштыру һәм суүткәргечләрне ремонтлау (башкарылган эшләрнең сметаларын һәм актларын рәсмиләштерү буенча — эшләрнең сметада күрсәтелгән бәяләре һәм фактта эшләнгән эшләрнең бәясе буенча аерма (расторжение) 120460,95 сум тәшкил итте), Екатерина, Андреевка һәм Өргәнчә клубларында газ казаннарын алыштыру буенча контроль гамәлгә ашырылды. Зирекле авылы музеенда газ торбасын күчерү буенча башкарылган эшләр актын тикшергәннән соң (әлеге эшкә 454 449.91 сум акча юнәлтелгән), алда күрсәтелгән аерма 33 103,96 сумны тәшкил итте.
Сатып алынган милек учреждениеләр балансына куела, ә исәптән чыгару Яңа Чишмә муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы аша эшләнә. Елына 2 тапкыр (ярты ел саен) үзәкләштерелгән бухгалтерия милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы белән берлектә инвентаризация үткәрәләр. Соңгы инвентаризация 2022 елның 15 ноябреннән 14 декабренә кадәр уздырылган иде. Инвентаризация нәтиҗәләре буенча артык булу һәм җитешмәү очраклары ачыкланмаган.
— Галина Александровна, авыл җирендә мәдәният хезмәткәрләре күп түгел, шул исәптән бер оешмада эшләүче туганнар мәсьәләсе ничек хәл ителә?
-"Коррупциягә каршы тору турында«гы 273-ФЗ номерлы Федераль закон (25.12.2008 ел) нигезендә, хезмәткәрләр якын туганнары белән бергә эшләүләре турындагы мәгълүматны хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча район комиссиясенә җибәрәләр. Комиссия белдерү кәгазен тикшерә, эшнең барлык нечкәлекләрен һәм вакантлы урынга эшкә керергә теләүчеләр бармы-юкмы икәнлеген белешә һәм шуннан соң киңәшләре белән нәтиҗә чыгара.
— Гомумән алганда, халыктан мәдәният учреждениеләрендә коррупция фактлары турындагы мөрәҗәгатьләр керәме?
— 2022 елда һәм 2023 елның 9 аенда мәдәният бүлегенә гражданнар тарафыннан коррупция яки коррупциячел күренешләр турындагы мөрәҗәгатьләр кермәде. Әмма сездә вазыйфаи зат эшчәнлегенең законлылы булуына шик туса, 8(84348)2-32-49 ышаныч телефоны буенча, (шул исәптән аноним рәвештә дә) мөрәҗәгать итә яки 423190, Яңа Чишмә авылы, Совет урамы, 80 йорт адресына хат яза аласыз.
— Халык арасында нинди дә булса профилактик эш алып барасызмы, хокукый культураны арттырасызмы?
— Әйе, әлбәттә. Ел саен мәдәният учреждениеләре тарафыннан профилактик чаралар циклы, шул исәптән Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган түгәрәк өстәлләр, хокук дәресләре, «Әйдәгез, намуслы булыйк!» дигән тематик әңгәмәләр, мәгълүмат сәгатьләре, китап күргәзмәләре, рәсемнәр конкурслары, социаль роликлар күрсәтү һәм белешмәлекләр тарату буенча акцияләр үткәрелә.
Ачыктан-ачык сөйләшүегез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев