Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әдәмсә мәктәбендә күп еллар укытучы булып эшләгән Хафизә Хөсәенованы укучылары да онытмый

Әлеге язма Чистай районының Тат. Сарсаз авылы мәдәният йорты контактыннан алынды.

Укытучы. Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да, иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Әнә шундый абруйлы укытучыларның берсе, 43 ел дәверендә балаларга белем бирүче һәм чын дәрәҗәсендә бу бөек исемгә лаек математика укытучысы булып эшлэгэн Хөсәенова (Гайфетдинова) Хафизә Нәҗметдин кызы.
Хөсәенова (Гайфетдинова) Хафизә Нәҗметдин кызы 1939 елның 27 апрелендә Яңа Чишмә районы Зирекле авылында Гайфетдинов Нәҗметдин һәм Гайфетдинова Махмузә гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. “Мин әтине хәтерләмим, әти дигән сүзне үз гомеремдә әйтә дә алмадым”- ди Хафизә ханым, чөнки 1941 елда әтисе сугышка алынып, 1942 елда Сталинград шәһәре янындагы сугышларда Ватан каршындагы изге бурычын үтәгәндә һәлак булган. Әнисе Махмүзә ханымга бер ялгызы биш баланы аякка бастырып, кеше итү җиңелләрдән булмаган, билгеле...
Хафизә Хөсәенова 1947-1957 елларда Яңа Чишмә районы Зирекле авылы урта мәктәбендә белем ала. Уку дәверендә байтак кына мактаулы грамоталар һәм төрле бүләкләр алып, тырышып укып, мәктәпне көмеш медаль белэн тәмамлый. Казан педагогия институтының физика-математика факультетына, көмеш медальгә ия булганга күрә, имтиханнарсыз укырга керә. “Мәктәптә укыганда бигрәк тә математика фәнен ярата идем, шуна күрә физика-математика факультетын сайладым да”- ди Хафизә ханым. 1962 елда Казан педагогия институтын тәмамлап Яңа Чишмә районы Ленино авылына математика укытучысы булып эшкэ килә.
1964 елда Хафизә Нәҗметдин кызы Татар Талкышы авылы егете Хөсәенов Азат Касыйм улы белән гаилә корып җибәрә. Алар бер ул һәм бер кыз үстереп, олы тормыш юлына аяк бастыралар. Балалары да әниләренең юлларын сайлап югары белем алалар һәм гомерләрен балалар укытуга багышлыйлар.
Хафизә Хөсәенова 1964-2004 елларда Әдәмсә мәктәбендә математика һәм сызым укытучысы булып эшли. Укыту эшендэ кыенлыклар күп. Ата-аналар белән сөйләшергә дә, сыйныф  сәгатьләре үткәрергә дә, имтиханнарга җитди хәзерләнергә дә кирәк. Болар барысы да зур кызыксыну белән үткәрелә. Аның укучылары район олимпиадаларында һәрчак призлы I, II урыннар яулый, ә 1996 елда сызым буенча 13-15 мартта узган 5 республика олимпиадасында, укучысы Шишкин Григорий 1 нче урын алган өчен ТР Мәгариф Министрлыгының махсус буләгенә лаек була. “Кайбер укучыларым Казан дәуләт педагогия институтынын физика-математека факультетын тәмамлап, минем кебек математека укытучысы булдылар. Алар: Хәйруллина Фидания, Гатауллина Тәскирә, Таһирова Гөлфия, Марданова Сиринә, Шәйдуллина Алия. Мин шундый укучыларым булганга бик шатланам. Димәк, гомерләр бушка узмаган” – ди Хафизә ханым. Укыткан укучылары, Хафизә Хөсәеновага багышлап газета-журналларда мәкаләләр, шигырьләр дә бастырганнар.
Хафизә Хөсәенова – мәктәпнен профсоюз комитеты члены, агитатор. Физика һәм математика укытучыларының куст методик берләшмәсе җитәкчесе, яшь педагогларның остазы. 1976 елда ул “Социалистик ярышта җиңүче билгесенә лаек була, ә 1978 нче елда педагогия хезмәтендәге уңышлары өчен аңа “ТАССРның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелә. Бөтен гомерен мәктәпкә, балаларга, киләчәк өчен лаеклы алмаш үстерүгә багышлаган ул. Аның буш вакыты бик аз була. Шулай да җае чыкканда ул китап укырга ярата, бигрәк тә совет әдәбияты белән кызыксына. 2004 елда 65 яшендэ Хафизә Хөсәенова укытучы эшен тәмамлап лаеклы ялга китә. Бүгенгесе көндә улы Булат һәм Фәния гаиләсе белән Татар Сарсазы авылында гомер итә. Яшәу урыны үзгәрүгә карамастан, Укытучы көне, туган көнендә укыткан укучылары аны һәр ел котлап, хөрмәтләп торалар. Хафизә Хөсәеновага шигырьләр язу осталыгы да хас. Аның күңелле студент чакларына, дусларына багышлап язган шигырен сезгә дә тәкъдим итәсе килә:
Әй дусларым, хәтерлисезме икән
Казанның Зур Кызыл урамын?
Кырык кеше сыйган булмәләрдә
Үтте безнең яшьлек еллары.

Онытмадыгызмы әле, дуслар
,
Ничек куңелле итеп яшәдек.
Театрга йөрдек, кинога да
Мехкомбинат тиреләрен ташып,
Кирәк булса, акча да эшләдек.

Дускайларым, сагынасызмы икән
Анда үткән яшьлек елларын?
Нинди бәхетле идек без ул чакта!
Ачлык, ялангачлык куркытмады,
Булешә идек бергә ни барын.

Дускайларым, моңаймыйсызмы икән,
Яшьлек инде үтеп китте дип
.
Без бәхетле әле, чөнки без яшибез.
Йөрәк әрни кайбер дусларыбыз
Иртә арабыздан китте бит!

Эх дусларым, әйе
, без бәхетле!
Гомерләр бит бушка үтмәгән.
Хезмәтебез дә зур бәяләнде,
Ба
лалар да, оныклар да сөйдек,
Гаилә бәхете читләп үтмәгән.

Онытмадыгызмы әле, дуслар?
Хәтерләтеп алты туганны,
“Черек к
үлдә” кичен, егыла-тора
Серле утлар һәм музыка астында
Тимераякларда шуганны.

Заманалар башка иде ул чак,
Т
әрбия дә безнең башкача.
Акча туплау түгел иде максат,
Тырыш хезмәт иде безнен девиз.
Булдыра алмый идек башкача.

Сезне уйлап, шигъри юллар яздым
,
Әллә кайдан сүзләр табылды.
Шигырем начар булганын да беләм,
Булса булсын! Тик шунысы хак -
Чын кунелдән бит ул язылды.

Студент чак күптән узган инде,
Ә мин әле дә булса уйланам.
Төштә һаман сезне эзлим имеш:
“Безнең группа кайда? Кайсы булмә икән?
Тик таба алмый
м, елап уянам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X