Адаптив физкультура
Яңа Чишмә спорт мәктәбендә адаптив физик культура дәресләре үткәрелә
Яңа Чишмә спорт мәктәбе директоры Ольга Роменская адаптив физкультураның нәрсә икәнен аңлата:
«Адаптив физкультура (АФК) - спорт-сәламәтләндерү характерындагы чаралар, алар сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне (безнең очракта - балаларны) реабилитацияләүгә һәм сәламәт социаль мохиткә яраклаштыруга юнәлдерелгән. Әлеге чаралар аяк-кулларның хәрәкәтләнүен стимуллаштырып кына калмый, ә психологик киртәләрне җиңәргә һәм, гомумән, тормыш сыйфатын яхшыртырга булыша».
АФК буенча дәресләрне спорт мәктәбе директоры үзе үткәрә: ул «Сәламәтлек торышында тайпылышлары булган кешеләр өчен физик культура» юнәлеше буенча физик культура университетын тәмамлаган.
«Олимп» УСЗдагы сенсор бүлмәдә дәресләр атнага ике тапкыр 45әр минут дәвамында уза. Монда аерым дәресләр дә, төркем дәресләре дә үткәрелә (алар балаларга күбрәк ошый).
Балаларны адаптив физкультура дәресләренә яздырта аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев