Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Әгәр дә сез куллану вакыты чыккан яки сыйфатсыз товар сатып алсагыз, нәрсә эшләргә?

Киңәшләрне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай ТБ эчке базарны үстерү һәм Координацияләү бүлегенең 1 разрядлы белгече Наталья Димитриева бирә.

Безнең әңгәмә

— Наталья Ивановна, әгәр дә сатып алынган продуктның срогы чыккан булса, сатып алучыга нәрсә эшләргә кирәк?

— Беренче эш итеп сатып алган кибеткә мөрәҗәгать итәргә һәм товарны алыштыруны яки түләнгән акчаны кире кайтаруны сорарга. Закон буенча сезнең таләпне канәгатьләндерергә кирәк. Сез һәрвакыт РФ "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Законның 18 статьясына сылтама ясый аласыз. Өстәвенә, моны сатып алганнан соң ук да, соңрак та эшләргә мөмкин (әгәр сезнең шул кибеткә мөрәҗәгать итәргә вакытыгыз булмаса яки инде кибет ябылган булса).

Шуны истә тотарга кирәк: монда мөһим шарт — продуктларның саклану вакытын үтәү. Мәсәлән, әгәр сез 30 октябрьдә 1 ноябрьгә кадәр яраклылык срогы язылган пакеттагы каймакны сатып алсагыз, аны 2 ноябрьдә кибеткә кире кайтара алмыйсыз, хәтта сыйфатсыз товар сатып алсагыз да ("Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы законның 19 статьясы 1 пункты). Әгәр товарда яраклылык вакыты тәмамлану датасы гына түгел, ә төгәл вакыты да күрсәтелгән булса, продуктларны шушы вакыт эчендә кире кайтарырга өлгерергә кирәк. Әгәр дә сез бер сәгатькә соңрак килсәгез, сатучы товарны кабул итмәскә һәм сезгә акчаны да кире кайтармаска хокуклы.

Әгәр дә сез инде срогы чыккан продуктлар сатып алган булсагыз, бусы бөтенләй башка эш: закон срогы чыккан товарларны сатуны катгый тыя. Бу очракта сатып алганны кибеткә кире кайтарыгыз, сатучы әйткән дәгъваларны сез кабул итәргә тиеш түгел. Әгәр дә сыйфатсыз продукт куллану аркасында сәламәтлеккә зыян китерелгән булса, сатып алучы судка мөрәҗәгать итәргә һәм зыянны каплауны таләп итәргә хокуклы.

— Ә сатып алучы игътибарсызлык аркасында товар чегын алмаса яки югалтса?

— Закон товарны чексыз да кире кайтарырга мөмкинлек бирә ("Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы законның п.5, 18 ст.). Сатып алу датасын һәм якынча вакы тын белү җитә. Әлбәттә, чек булу эшне сизелерлек тизләтергә мөмкин. Ләкин товарны чексыз кайтарыр өчен шаһитлар күрсәтмәләре яки башка дәлилләр, мәсәлән, күзәтү камераларыннан алынган язмалар да җитә. Сатып алу турындагы мәгълүматны кибет базасы буенча да тикшерергә мөмкин.

— Әгәр сатып алучы товар салынган төргәкне (упаковка) ачык килеш кире кайтарса?

— Бу факт бозылган продукцияне кабул итүдән баш тарту өчен нигез булып тормый. Югыйсә, сез ризыкның сыйфатсыз булуын ничек белә аласыз соң?

Товарны өлешчә куллану да сатучының товарны кабул итүдән һәм акчаны кире кайтарудан баш тартуына нигез була алмый.

-Акчаны кире кайтарудан яки товарны алмаштырудан барыбер баш тартсалар, нәрсә эшләргә?

— Әгәр сез сатучыга барлык дәлилләрне дә бирсәгез, әмма товарны кабул итмәсәләр, сәүдә оешмасы җитәкчесе адресына язмача дәгъва языгыз (ике нөсхәдә) һәм бөтен хәлне бәян итегез.
2017 елдан, Роспотребнадзорга шикаять белән мөрәҗәгать иткәнче, кулланучыларның са тучыларга мөрәҗәгать итүнең мәҗбүри дәгъва тәртибе кертелә. Сатучы (яки аның вәкиле) бергенә экземплярда булса да датаны һәм дәгъва алу турында үз имзасын куярга тиеш, бу экземплярны үзегездә калдырыгыз.

Шулай ук мәгълүматны шикаятьләр китабында да кабатлап була. Әгәр дәгъваны кабул итүдән дә баш тартсалар, почта аша хәбәр белән җибәрегез, сезгә язмача җавап бирергә тиешләр. Шулай ук сез Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итеп, сыйфатсыз товарны экспертизага бирә аласыз. Шуңа күрә аны ташларга ашыкмагыз: ул сезнең файдага дәлил булып хезмәт итәчәк.
— Сатучы товарны кире кабул итмәсә, тагын ниндидер шартлар бармы?

— Товарны кабул итмәүнең законлынигезләренең берсе — сатып алыр алдыннан продукциянең кимчелекләре барлыгы турында сатучының алдан кисәтүе булырга мөмкин. Бу очракта акчаны кире кайтару мөмкин түгел. Ләкин әгәр дә Сез сатучы әйтмәгән башка кимчелекләрне тапсагыз, сез дәгъва белән кыю эш итә аласыз.

 Сыйфатсыз товар табылганда сатып алучы нәрсә таләп итә ала?

— Товарда кимчелек (брак) ачыклангач, сез товарны нәкъ шундый ук, әмма сыйфатлы товарга алыштыруны; товарны шуңа охшаш, әмма башка маркага алмаштыруны; бәяне чагыштырмача киметүне яки акчаны тулысынча кайтаруны таләп итә аласыз (товарны сатучыга кире кайтарып) ("Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы законның 18 ст.)

— Кире кайтарылырга һәм алыштырылырга тиеш булмаган товарлар бармы?

— Әйе, даруларны, парфюмерияне, сәгатьләрне, шәхси гигиена чараларын, кәрәзле телефоннарны, оргтехниканы (техник яктан катлаулы товар), балалар товарларын (азык-төлек, памперслар) кире кайтарырга яки алмаштырырга ярамый. Бу исемлек шактый киң һәм аның белән интернетта танышырга мөмкин.

— Сатып алучыга акчаны ничек итеп тиз арада кайтарачаклар?

— Әгәр сез бозылган товарны шундый ук товарга алыштыруны сорасагыз, сатучы моны 7 көн эчендә эшләргә хокуклы. Әгәр дә сез мөрәҗәгать иткән көндә кибеттә мондый продукция булмаса, алмаштыру таләп ителгән көннән алып бер ай эчендә ясалырга мөмкин.

Әгәр дә сез сатучыдан бәяне киметүне яки бөтен сумманы кире кайтаруны таләп итсәгез, кибет таләп ителгәннән соң 10 көн эчендә акчаны кире кайтарырга тиеш.

— Мондый хәлләргә юлыкмас өчен, сатып алучыларыбызга ниләр теләр идегез?

-Гражданнарга шуны җиткерәсем килә: сатып алыр алдыннан товарны җентекләп тикшерегез, ә азык-төлек продуктларында, һичшиксез, яраклылык вакытын карагыз. Ярлыкта күрсәтелгән продуктларны саклау шартларына да игътибар итегез, хәтта саклану вакыты әле бетмәгәнбулса да. Әгәр бу шартлар үтәлмәсә, хәтта срогы чыкмаган товар да ашарга яраксыз булырга мөмкин.

Сорауларны Ольга Иванова бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев