Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«АгроРаздолье» ҖЧҖ механизаторы Алексей Козловка мактаулы исем бирелгән

Президент Указы белән Алексей Козловка «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелгән.

«АгроРаздолье» ҖЧҖ механизаторы Алексей Анатольевич Козлов әлеге мактаулы исемгә намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен лаек булды.

Алексей Красный Октябрь поселогында туып үсә. ДОСААФ мәктәбендә укыганнан соң, Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә һәм туган авылына.

 «Красный Октябрь» совхозына шофер булып (алга таба «Кулон» агрофирмасы) урнаша һәм менә дүрт ел элек беренче тапкыр комбайн штурвалы артына утыра. Беренче коймак төерле булмаган - эш нәтиҗәләре начар түгел.

2021 елда агрофирма территориясендә «АгроРаздолье» җәмгыяте барлыкка килү белән Алексейга яңа RSM «Торум-785» комбайнын ышанып тапшыралар. Чыннан да, Алексей Козлов районда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән. 

Быел ул 6 мең тоннадан артык ашлык суктырган (шул исәптән бөртекле, кузаклы һәм техник культуралар). Аның фамилиясе хаклы рәвештә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан акчалата грантлар алуга дәгъва кылучы комбайнчылар исемлегенә кертелгән.

- Без әле бүген дә эшләвебезне дәвам итәбез, - ди Алексей. - Яңа Чишмә районында соя, көнбагыш җыюны төгәлләдек, ә хәзер Аксубай районына көнбагыш җыештырырга килдек. Шулай ук Әлмәт районында да бу культураны җыештырдык («АгроРаздолье» ҖЧҖнең Кама аръягының берничә районы территориясендә шактый сөрүлек мәйданнары барлыгын искәртеп үтәбез. Ред. искәрмәсе)- Техника әлегә сынатмый, комбайн әле яңа булганга, запчастьләр белән проблемалар юк, - дип дәвам итә Алексей. - Шартлар яхшы, башка районнарга вахта белән йөрибез. Яхшы эшләгәндә хезмәт хакы да әйбәт - аена 150 мең сумнан артык акча алабыз.

Алексей Козловның намуслы хезмәтен җәмгыять җитәкчелеге дә билгеләп үтте. «Башкаручан, җаваплы механизатор, барлык эшләрне дә тырышып һәм сыйфатлы итеп башкара», - ди аның турында «АгроРаздолье» ҖЧҖ башкарма директоры Игорь Шугаев. «Без аңа республикада мактаулы исем биреп, югары бәяләүләренә бик шатбыз», - дип тә өстәделәр Алексейның коллегалары-механизаторлар.

Комбайнны кышкы саклауга куйганнан соң, Алексейны башка техника - төягеч көтә. Ул ындыр табагына бөртек һәм ашлама төяү, ә кышын -территориядә карны чистарту белән мәшгуль булачак.

Өйдә аны яраткан хатыны Людмила көтә, ул мәктәптә педагог-оештыручы булып эшли, хәзерге вакытта кызы Ульяновск университетында табибка укый.

Без Алексейны «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелү белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек һәм киләчәктә хезмәт уңышлары телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев