Агымдагы елның язында Яңа Чишмә районыннан 17 егетне армия сафларына чакыру планлаштырыла
Медкомиссиягә 120гә якын егет чакырылган, аларның 9ы билгеләнмәгән сәбәпләр аркасында килмәгән.
Комиссия нәтиҗәләре буенча хәрби хезмәткә чакырылучыларның күбесе хәрби хезмәткә яраклылыгын ачыклау өчен өстәмә медицина тикшерүенә җибәрелгән.
Гаскәрләргә беренче озату 20 апрельдә көтелә, 23 апрельгә Призывник көнен үткәрү планлаштырыла.
Коронавирус белән бәйле рәвештә, барлык призывниклар да гаскәрләргә китәр алдыннан тест уза, барысына да ирекле прививка тәкъдим ителгән. Хәрби частьләргә килгәч, егетләр 14 көнлек карантин узачак.
Безнең республикадан 3 мең кешене чакыру планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев