Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәйге ак ромашкалы бәйрәм

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне быел Чаллы Башы авылы мәдәният йортында үтте

Хезмәткәрләр кунакларны сөендерер өчен бик тырышканнар. Аларны клубка керү янында — уңайлы, чәчәкле, кояшлы болынлыкта каршы алдылар. 

«Талир тәңкә» ансамбленең гүзәл затлары милли киемнәрдә биредә әзерләнгән табын артына чакырдылар. Өстәлдә кайнап утырган самовыр, татар халкының милли ризыгы бавырсак, яңа бал, конфетлар, төрледән-төрле камыр ризыклары куелган һәм шунда ук учакта коймак та пешерделәр. Территорияне «ромашка стилендә» бизәгәннәр: әлеге кыр чәчәге — бәйрәмнең символы бит! Бу күренеш чыннан да, искиткеч матур иде.

Игътибарны эчке күренеш аеруча җәлеп итте, аны да шулкадәр оста итеп бизәгәннәр. Ак һәм күк төсендәге шарлар белән ясалган ике аккош — ромашка чәчәкләре бәйләмнәрендә урын алган.
Һәр җирдә ромашка чәчәкләре күзләрне сөендерә: фойеда да, букетларда да. Шулай итеп, бәйрәм башланды, ә «Во имя любви» җырыннан соң (алып баручы Олеся Финагентова) чакырылган гаилә парлары тәкъдим ителде.

Әбелкәрәм һәм Наҗия Хәсәновлар, пенсиягә чыккач, туган авыллары Чертушка кайталар. Кайчандыр яшьләр авылны калдырып, Түбән Кама төзелешенә китәләр. Ир белән хатын инде менә 52 ел бергә гомер итәләр һәм туган якка кайтуларына бер дә үкенмиләр. 

Чаллы Башыннан Рәис һәм Илһамия Усмановлар Казанда очрашып бер заводта эшләгәннәр, инде 47 ел бергә. 15 ел туган җирләреннән еракта яшәгәннән соң, гаилә Татарстанга, ә аннары кече ватанына кайта: Рәис Габдрахман улы — «Алга» колхозы механизаторы, ә Илһамия Мирсәет кызы — сыер савучы. Лаеклы ялга чыккач, алар авылның мәдәни тормышында актив катнашалар. Икесе дә «Талир тәңкә» татар халык ансамбле составында чыгыш ясыйлар, әби-бабай оныкларын да бик ярата.

Красный Октябрьдән Петр һәм Александра Нестеровлар 25 августта сапфир туйларын билгеләп үтәчәк. Петр Георгиевич 35 ел туган авылында — авыл хуҗалыгында хезмәт куя. Башта совхозда 21 ел моторист, аннары кырчылык бригадасы бригадиры, ә совхоз бетерелгәннән соң «Зубов В. С.» КФХ идарәчесе булып эшли. Александра Николаевна — педагогик хезмәт ветераны. Балалар бакчасында тәрбияче булырга укыганнан соң, бөтен хезмәт гомерен шушы һөнәргә багышлый. Ир белән хатын ике кыз тәрбияләп үстергәннәр.

Җиде бала тәрбияләп үстергән Чуаш Чабаксарыннан Венера һәм Петр Носковларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален 5 ел элек тапшырганнар. Моннан тыш, Венера Руслановна 2 дәрәҗә Ана медале, «Ана даны — Материнская слава» медале иясе. Ир белән хатынның гаилә корып яшәүләренә 46 ел, аларны әле халык иҗатына мәхәббәт тә берләштерә. «Илем» вокаль ансамбле составында алар бөтен Татарстанны әйләнеп чыкканнар, Чувашиядә чыгыш ясаганнар. Кайчагында репетиция-ләр, төнге сәгать икегә кадәр концертка әзерлән-гәннәр, ә иртән эшкә барганнар: Венера — сөт фермасына, ә Петр — атлар абзарына. Бу хакта ул елларда Чуаш Чабаксарында совхозны җитәкләгән район башлыгы Вячеслав Козлов үзенең чыгышында искә төшерде. Әлеге гаиләләрне котлап, район башлыгы урынбасары, район хатын-кызлар советы рәисе Надежда Попкова Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Ул аларга район хакына эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, иминлек теләде.

Вячеслав Козлов «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален Шахмай авылыннан Гомәр һәм Роза Сөләймановларга тапшырды.

Алар 42 ел бергә яшиләр, Гомәрнең туган авылына Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң «Татарстан» колхозына агрономнар булып эшкә киләләр һәм гомер буе Шахмай авылының авыл хуҗалыгында эшлиләр.

1989 елдан Гомәр Мөхәммәт улы 26 ел бу колхозны җитәкли. Аның югары профессионализмы һәм оста җитәкче сәләте аркасында хуҗалык районда иң яхшыларның берсе була. Агроном Роза Самат кызының селекция хезмәте район җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнгән. Күп кенә колхозлар «Татарстан» колхозыннан районда иң яхшы дип саналган бөртекле орлыклар сатып алган.
Күпсанлы медальләр, грамоталар, гаиләдәге Рәхмәт хатлары арасында иң күбе «Фидакарь хезмәт өчен» бүләкләре бар. Тырышып эшләгәннәр һәм өч лаеклы ул тәрбияләп үстергәннәр.
— Агроном булып эшләү җиңел түгел, ә бу һөнәрдәге хатын — кызга — икеләтә, — дип билгеләп үтте Вячеслав Козлов. — Хәтта республикада да андыйлар сирәк, безнең районда да Роза Самат кызы бердәнбер иде. Аның тырышлыгы һәм селекция эше нәтиҗәсендә Шахмайда орлыкларның уңдырышлылыгы һәм сыйфаты югары дәрәҗәдә була. Гомәр Мөхәммәт улын мин күп еллардан бирле беләм. Ул бик намуслы, эшчән һәм тырыш кеше. Лаеклы ялга чыккач та, ул өйдә утырмый, ә иҗтимагый эш белән шөгыльләнә: чишмәне, авылдашлары белән бергә зиратны карап, тиешле тәртиптә тота. 30 ел район Советы депутаты булып тора. «ТРның атказанган агрономы» дигән югары исемгә лаек.

Чакырылган гаиләләрне район халкы өчен үрнәк итеп куеп, Вячеслав Козлов аларга сәламәтлек, мәхәббәт, иминлек һәм балаларын, оныкларын сөендереп, озын-озак гомер итүләрен теләде.
Чаллы Башы авылыннан ирле-хатынлы Айсылу белән Илсур Әхмәтшиннар 12 ел дәвамында әти-әни булу статусын көткәннәр. Һәм, ниһаять, 2013 елда Ходай Тәгалә аларга кызлары Азалияне, ә тиздән Ясминәне бүләк иткән. Күптән түгел аларның өченчесе — Айзилә туа (ул әнисенең кулларында бәйрәм буе татлы йокыда булды). Районның ЗАГС бүлеге мөдире Алия Миръякупова гаилә парларына сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт теләп, күп балалы гаилә сертификаты, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм җылы атмосферада, чәчәкләр арасында, бик матур һәм күңелле үтте. Моның өчен бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт әйтәсе килә. 

Вячеслав Козлов сәхнәгә чараны оештыручы, АМЙ директоры Илсөяр Дәүләтшинаны аерым чакырып алды. Ул аны иҗади карашы, матурлык хисе, бетмәс-төкәнмәс фантазиясе, эшкә алынган һәрнәрсәдә оста гармонияле булуы өчен мактады. Кунаклар искиткеч сценарий өчен Надежда Зыковага, «Кодалар очрашуы» дип аталган халык йоласына җан һәм дәрт салган өчен «Талир тәңкә» ансамбленә, ирле-хатынлы Охотниковлар дуэтына (мәхәббәт һәм тугрылык турында матур җыр башкарулары өчен), Анастасия Якушкинага БСМдә тәрбияләнүчеләр (педагогы Светлана Пьянзина) белән «Над Россию моей» җыры өчен рәхмәт белдерделәр. Илсөяр Дәүләтшина шулай ук «Талир тәңкә» ансамбленең элекке талантлы вокалчысы Гөлүса Сөнгатуллинаны һәм мәдәният агарту училищесын тәмамлаган «Ритм» хореография ансамбле тәрбияләнүчесе Ралинә Габдуллинаны (икесе дә шәһәрдә яши) чыгыш ясарга чакырды. Гөлүсә ромашкалар турында җыр белән, ә Ралинә ул җырлаган көйгә бик матур бию тәкъдим итеп чыгыш ясадылар.

Барысы бергә истәлеккә, аннары аерым-аерым да фотога төшкәннән соң, үзара сөйләшүләр — аралашулар башланды, ә әби-бабайлар кечкенә Айзилә янында мәш килделәр. Ахырдан кунакчыл Чаллы Башы авылы халкы бәйрәмгә килгән барлык кунакларны юлга чыгар алдыннан чәй эчәргә — өстәл артына утырттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев