Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәйге эссе көннәрдә...

Быелгы җәй барыбызны да гаҗәпләндерә. Әле кайчан гына менә мондый анекдот сөйләп йөргән идек: «Ура! Җәй! Июнь! Без бу шатлыктан, хәтта мичне дә ягып җибәрдек!».

Ә бүген исә: «Бу көннәрдә бакчада нәрсә эшлисез һәм ул сезне ниләр белән сөендерә?» — дигән сорауга, безнең респондентлар бер үк җавапны бирәләр: «Җәйге челләдә нинди эш ди, эссе бит!»

СУ КОТКАРА

Яңа Чишмәдә яшәүче Татьяна Петровна «эсседән котылу» киңәшләре белән уртаклаша:

«Миңа эсседә салкын суда дымлаткан яулык ярдәм итә һәм шулай ук аякларымны салкынчарак суда тотам.

Беренчедән, салкын су эчмәгез. Ул сусауны басмый. Лимон белән яшел чәй яки квас эчегез. Организмга «сусызланырга» ирек куймагыз. Сез квасны үзегез дә ясый аласыз. Менә җиңел әзерләнә торган квас рецептларының берсе, — ди әңгәмәдәшем. — Мин аны интернетта таптым, ясап карадым, хәзер мондый квас минем суыткычта озак тормый, аны барысы да ярата, ул эссе көннәрдә сусауны баса.

Өйдә әзерләнгән квас

3 литр су, 500 гр кара арыш икмәге, 5 аш кашыгы шикәр комы, 10 данә йөзем, 1 чәй кашыгы коры чүпрә. Ипине 3-5 см-лы итеп (озынча) кисәбез, мичтә киптерәбез. Суны кайнатабыз, 30-35 градуска кадәр суытабыз, аннары икмәкне банкага салабыз һәм җылы су белән тутырабыз. Су һәм икмәк салынган савытка шикәр комы салабыз, болгатабыз. Әчү процессын тизләтү өчен, без савытка чүпрә һәм йөзем өстибез. Савытны марля белән капларга һәм 2-3 тәүлеккә ачыту өчен калдырырга. Квасны сөзәргә, салкынча урында сакларга кирәк.

Эсседә ашыйсы килмиме?!

Әгәр дә тәүлекнең эссе вакытында күпләрнең ризык ашыйсы килми икән, кич белән — киресенчә.

Ә төнлә иң яхшы ризык — ул җиңел ризык, димәк, бакчабызда үскән яшелчәләр.

Кичә мин үзем дә Наталья Михайловна рецепты буенча җиңел салат әзерләргә тырыштым.

Пекин кәбестәсе белән салат

Пекин кәбестәсе белән салат

Миңа пекин кәбестәсе, берничә кыяр, пешкән 2 йомырка, пешкән тавык ите, суган кирәк иде. Барысын да нечкә итеп турадым, бераз тоз өстәдем, майсыз каймак салдым һәм өстенә вак итеп туралган укроп сиптем. Майонез белән тәмлерәк, диләр, ләкин без «тәмле» турында түгел, ә сәламәтлек турында сүз алып барабыз бит.

Яр Чаллыда яшәүче Валентина Зайганова җәй буена Әдәмсәдә әнисе белән яши, бакчасын карый. Ул үзенең оригиналь пешкән яшь бәрәңге рецептын тәкъдим итә.
Нәрсә? Сездә әле үсмәдемени?! Ә сез казып карадыгызмы соң? Без бәрәңгене 8 майда җиргә утырттык, ә 4 июльдә аның коры җирдә ничек үсүен тикшерергә булдык. Әдәмсәдә яңгыр 2 июльдә бер тапкыр гына яуды бит. Бәрәңге тавык йомыркасыннан аз гына зуррак иде. Шул вакыттан бирле без аны пешерәбез, кыздырабыз һәм мичтә дә (противень) пешерәбез. Менә рецепт.
Яшь бәрәңгене, кабыгыннан чистартмыйча гына юам, чүпрәк белән сөртеп киптерәм. Аннары табага тезәм, көнбагыш мае салам, тоз һәм яраткан тәмләткечләрне сибәм, болгатам һәм мичкә пешерергә куям.

Шул арада кыярны боҗралап кисәм, укроп, сарымсак кисәкләре әзерлим һәм полиэтилен пакетка салам, тоз өстим. Пакеттагы кыярларны сокны чыгарыр өчен бераз селкетәм һәм өстәлдә калдырам. 

Бәрәңге пешкән арада, безнең аз гына тозланган кыярыбыз әзер дә була. Ә инде мичтә пешкән бәрәңгенең исе өйгә тарала, искиткеч! Ясап карагыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев