Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Айнур Әмиров: «Чын ирләр сафында булырга телим»

10 июльдә Яңа Чишмәдән Айнур Әмиров сугышчан хәрәкәтләр зонасына киткән. Үз теләге белән СВОга киткән Айнур Яңа Чишмә хәрби комиссариаты тарафыннан чакырыла һәм 15 көн Самара өлкәсендәге хәрби гарнизонда өйрәнүләр үткән.

- Кичә шалтыратып, «Әти, иртәгә самолет белән СВО зонасына очабыз», диде, дип сөйли аның әтисе Әнвәр абый. - Минем оныгым, Айнурның улы Тимур, 26 майда армия хезмәтенә чакырылды. Ул хәзер Хабаровск краенда.

Айнур Әмиров: «Чын ирләр сафында булырга телим»

Айнур Әмиров үзенең улы белән Казанда яшәгәннәр. Улы армиягә киткәч, аның артыннан әтисе дә «китәргә» дигән карар кыла. «Өйдә нишләп утырырга?» Мин анда файдалырак булырмын, - ди Айнур. - Мин Ватанны сакларга тиеш. Барлык кыю ирләр хәзер анда һәм мин дә алар сафында булырга телим». 

Айнур Әмиров: «Чын ирләр сафында булырга телим»

Хезмәт итәр өчен контрактны ничек төзергә икәнен, контрактчыларга  тиешле шартлар һәм ташламалар турында белергә теләүчеләр 8 (800) 222-59-00 телефоны аша мөрәҗәгать итә ала.

#ВступайвАрмиюПобеды#АрмияПобеды#марафонТНВ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев