Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Акбүредә яшәүче Анна әби Нурхамәтованы авыл халкы Әминә әби дип йөртә. Аңа 9 сентябрьдә 90 яшь тулды

Рус хатын-кызы Анна Никитична инде 70 елга якын татар авылында гомер кичерә, ә җирле халык аңа Әминә апа дип дәшә.

Яшь фельдшер Анна Шарапованы, Әстерхан медицина училищесын тәмамлаганнан соң, Яңа Чишмә районына җибәргәннәр. Ул үзенең «карбызлы» туган ягын - Әстерханны гомерлеккә «яшел помидор иле» - Татарстанга алмаштырачагын һич тә уйламаган. Тик язмыш китабында шулай язылган булгандыр, узган гасырның 50 нче елларында ул килеп урнашкан татар авылы - Акбүре, бүгенгесе көндә аның йөрәгендә үз урынын яулаган һәм, хәтта ки, туган җиренә әверелгән, дип әйтергә була.

Башта авырулар белән аралашуы кыен булса да, һөнәри һәм, әлбәттә инде, күңел сизгерлеге Аня апага аларның авыруларын аңларга ярдәм иткән, ул елның һәм тәүлекнең теләсә кайсы вакытында мохтаҗларга ярдәмгә килгән. Татар телен һәм милләтебезнең гореф-гадәтләрен белмәгән яшь кыз өч ай эчендә үзенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләрне аңлый башлаган, аннан соң татар телен өйрәнеп, авыл халкы белән уртак тел тапкан.  Алар да  яшь фельдшерның  сабыр, түземле, хезмәт сөючән, нык характерлы һәм һөнәри яктан оста булуын бик тиз күреп алганнар, кыскасы, аны үз иткәннәр.

Акбүредә Анна авыл егетенә кияүгә чыккан, алар өч ир-бала тәрбияләп үстергәннәр. Әстерханга Анна вакыт-вакыт кына, туганнарын сагынып кайткан һәм аларның Әстерханда калырга дигән тәкъдимнәрен кабул итмәс өчен бик күп сәбәпләр тапкан. Анна Никитичнаның туган ягына соңгы кайтуы 1998 елда булган, шуннан бирле аның Акбүредән киткәне юк, чөнки биредә аның ире һәм өч улы җирләнгән.

Бүген  аның иң якын кешеләре ул -  килене Нәфисә, ике оныгы һәм оныкчыклар - Адель һәм Сәфинә Саматовлар.

Акбүрелеләр Анна Никитичнаны бик хөрмәт итә һәм  Аня апаны үз итеп Әминә әби дип атыйлар.

Шул чакта авылдашы Рамилә Рамазанованың сүзләре искә төшә: «Әминә апаны яратмый мөмкин түгел. Аның йомшак карашы, ягымлы, матур тавышы кешеләрне үзенә тартып тора, күңелдә ышаныч һәм тынычлык уята. Бала чагымда мин аңа  охшарга  теләгән идем, бәлкем, нәкъ менә шул вакытта күңелемдә табиб булу теләге тугандыр да».

«Кайда туган, шунда ярап куйган» дигән  киң таралган мәкаль һәр кешенең язмышына туры килми шул, бу инде Ходайдан гына тора торган әйбер.

Хөрмәтле Анна Никитична Нурхамәтованы юбилее белән район Советы Аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин, Акбүре АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов, Яңа Чишмә РҮХ вәкилләре, җирле мәдәният хезмәткәрләре һәм башка авылдашлар котлады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев