Акбүре музеенда СВОда катнашучы белән очрашу узган
Очрашу чәй табыны артында бик җылы һәм дустанә атмосферада узган.
"Буыннар мирасы музее"нда махсус хәрби операциядә катнашучылар: Илнар Миншин һәм Наил Латыйповлар белән очрашу булган.
Очрашуны АМЙ, китапханә, җирле мәктәп һәм Акбүре АҖ белән берлектә Акбүре музее оештырган.
Авыл халкы егетләргә Россияне батырларча яклауга алынганнары өчен рәхмәт белдергәннәр һәм авыр хезмәтләрендә көч һәм сабырлык теләгәннәр. Шулай ук тиз арада Җиңү яулап исән-сау үз гаиләләре янына кайтуларын теләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев