Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акбүре Сабантуе тиешле дәрәҗәдә узды

Сабан туена авылда туып-үскән күп кенә якташларыбыз килгән, шулай ук башка торак пунктлардан да кунаклар бар иде.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Сабан туен бәйрәм итү аеруча әһәмияткә ия. Сабантуй тагын бер бәйрәм - Россия көне белән туры килде.

Акбүре авылында Сабан туен оештыруда һәм үткәрүдә хәзергесе вакытта Татарстанның төрле шәһәрләрендә гомер итүче авыл кешеләре ярдәм итте.

Авылның мәдәният хезмәткәрләре авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә бик шәп сценарий әзерләде, үзләре үк - АМЙ мөдире Галия Миншина һәм сәнгать җитәкчесе Гөлия Вәлиуллина көн дәвамында бәйрәм программасын алып бардылар.

Район җитәкчелеге исеменнән акбүрелеләрне һәм авыл кунакларын Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы урынбасары Надежда Попкова котлады һәм авыл җирлеге башкарма комитетына актив рәвештә ярдәм күрсәткәннәре өчен Ришат Зарипов һәм Мәүлет Латыйповларга бүләкләр тапшырды. Җирле КФХ җитәкчесе Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева язгы кыр эшләрен оешкан төстә башкарып чыгарга ярдәм иткән хуҗалык алдынгыларына акчалата премияләр тапшырды. Шулай ук Акбүре мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлаган укучылар да истәлекле бүләкләргә ия булдылар.  Алар, үз чиратларында, Татарстан Республикасы әләмен тантаналы рәвештә күтәрделәр.

Шулай ук «Туган як талантларын барлап» фестивале дә узды – теләге булганнарның һәммәсе чыгыш ясый алды: төрле яшьтәге катнашучылар башкаруында җырлар, шигырьләр яңгырады, биюләр күрсәтелде, безнең артистларны хәтта «бис»ка  да чакырдылар. Алар исә сынатмадылар, зур концерт бирделәр.

Авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов үзенең котлавында бюджет өлкәсендә эшләүче иң яхшы хезмәткәрләрнең исемнәрен атады, аларга истәлекле бүләкләр тапшырды, Сабантуй иганәчеләренә рәхмәт белдерде. Билгеләп үтелгәнчә, бәйрәмне оештыруда авылдан чыккан кешеләр нык ярдәм иткән.

 

 

Кайбер иганәчеләр үз бүләкләрен үзләре тапшырдылар. Авыл җирлеге башлыгы Җ.М. Җәләлетдинов шулай ук авылдагы инвалидларга бүләкләр тапшырды.

Котлаулар һәм бүләкләр тапшырудан соң мәйданда уеннар, ат чабышлары, аттракционнар һәм, әлбәттә инде, милли көрәш башланды.

Кичкә таба Сабантуй батыры билгеле булды - ул Рафил Залаков иде. Үткән еллардагы Сабантуйларда күп тапкырлар  батыр калган Фәнил Залаков химая ярдәме күрсәтеп, традицион приз - тәкә бирде.

Кич белән Сабантуй мәйданында яшьләр өчен дискотека оештырылды һәм  бәйрәм салюты бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев