Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акбүредә китап тәкъдир итү кичәсе

Акбүре мәдәният йортында «Күңел көзгеләрем» дип аталган китап тәкъдир итү кичәсе узган.

«Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диелә халык мәкалендә. Әйе, һәр кеше үз халкының үткәне, ата-бабаларының көнкүреше белән кызыксынырга, гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә, өйрәнергә тиеш. Акбүре авыл халкы, туган авылы турындагы хатирәләрне, мәгълүматларны туплаган, Нургатина Шаҗәрә Әхмәтҗан кызының китап итеп бастырып чыгарган жыентыгы белән танышты.

Яңа Чишмә районы, Акбүре авылында яшәүчеләргә багышлап язылган китап авторы архив документ-белешмәләрне, авыл халкының тарихын өйрәнеп, якташларының истәлекләрен кертеп яза. Аның татар халкының менталь кыйммәтләрен аңлавы һәм кабул итүе дә гаҗәпкә калдыра. Автор авыл тормышын сурәтләп кенә калмый, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу кирәклеген дә ассызыклап үтә.

Чарада Шаҗәрә апаның якыннары, иҗатташ дуслары, авылдашлары, дуслары, сыйныфташлары катнашты. Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев, әлеге кичәне бизәде.  Укучыларында туган илгә, кече Ватанына карата горурлык, мәхәббәт, хөрмәт хисләрен тәрбияләгән Шаҗәрә Нургатинага исәнлек-саулык, иҗади уңышлар телик.
Җылы очрашу барлык катнашучылар күңелендә якты истәлек булыр!» 


Үткәрелгән чара турында Акбүре авыл җирлегеннән хәбәр итәләр.

Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев, әлеге кичәне бизәде.

Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев, әлеге кичәне бизәде.

Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев, әлеге кичәне бизәде.

Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев, әлеге кичәне бизәде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев