Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акбурелеләр авыл балаларына бәйрәм оештырганнар

АМЙ хезмәткәрләре Акбүре АҖнең бюджет оешмалары белән берлектә балаларны мавыктыргыч чарага чакырганнар.

Кичә Акбүре авылы мәдәният йорты янында балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм узган.

Җәй - планетабыздагы барлык балалар өчен иң яраткан чор. Бу күңелле ял, табигатькә сәяхәт, суда коену, байтак кына күңел ачулар һәм күп төрле маҗаралар. Кыскасы, каникул вакыты.

Җәйнең беренче көнендә Акбүредә Халыкара бәйрәм - Балаларны яклау көне билгеләп үтелгән. Бу - балалар өчен күңелле һәм шатлыклы бәйрәм булган.

Акбүре авылының мәдәният йортында җәйнең иң беренче бәйрәмен - Балаларны яклау көнен күңелле итеп үткәргәннәр. Алып баручылар балалар өчен бәйрәм атмосферасы булдырырга һәм аларны күңелле уеннар, җырлар, биюләр белән сөендерергә тырышканнар.

Балалар өчен бәйрәм оештыруга өлеш кертүче һәркемгә рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев