Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Әкият белән бергә — коррупциягә каршы

Яңа Чишмәдә «Әкият белән бергә — коррупциягә каршы!» дигән театраль күренешләр фестивале узган.

"Әгәр дә без барыбыз да намуслы булсак, безнең бушлай квалификацияле медицина ярдәме алу, иң яхшы укытучылардан бушлай өйрәнү мөмкинлеге булачак. Сез мөмкин булганча карьера баскычы буйлап киртәләрсез күтәрелә алачаксыз, иҗади һәм башка яклардан да үзегезнең хыял-макстатларыгызны тормышка ашыру мөмкинлеге булачак«,- дигән район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, чара башланыр алдыннан тамашачыларга мөрәҗәгать итеп.

Фестивальдә Яңа Чишмә районының 12 мәктәбе катнашкан. 

Балаларга коррупция һәм ришвәтчелек кебек төшенчәләрнең мәгънәсен ничек аңлатырга? Әкиятләр һәм аларның танылган геройлары — моның өчен бик яхшы ярдәмчеләр.

Балалар «Теремкәй», «Убырлы карчык — каршы», «Казлар-аккошлар», "Йомры күмәч«(Колобок), «Алтын әтәч» һәм, хәтта инглиз телендә «Өч дуңгыз баласы» әкиятләрен күрсәткәннәр.
Төлке бушлай дәваларга теләмиме? Тычкан Теремкәйгә баканы акча түләмичә кертергә теләми, ә аю кемне дә булса яклау өчен түләү сорыймы? Колобок дәүләт хезмәтендә җинаятьчелек белән көрәшә, Ә Убырлы карчыкның өенә таба бара торган юлны сыйфатсыз ясаганнар.

Һәрбер спектакльнең асылы шунда ки, һәр кеше балачактан ук гадел, намуслы, законга буйсынучан һәм мәрхәмәтле булырга тиеш.

Фестивальдә җиңүчеләр:
1 урында — Екатерина мәктәбе
2 урында — Әдәмсә мәктәбе
3 урында — Зирекле лицее.

Алар дипломнар һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнгәннәр.

Ирина Лобачева, 
Яңа Чишмә район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе. Тел.: 89172870300

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев