Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Акъяр авылындагы «Акъяр чишмәсе» менә дигән ял итү урыны

Ул зур территорияне били-3 гектарга якын.

Бу - тау астына таба аллеялар, бетон юллар, беседкалар, чүкеп ясалган күчемле күперләре булган зур чишмә паркы дияргә була. Җәяүлеләр сукмакларында ике яктан да чия куаклары үсә. Беседканың берсе тау башында ясалган. Аннан чишмә дә, авыл да бик ачык күренә. Тау башына пөхтә итеп ясалган баскыч-серпантин буенча менәргә була.

Беседкалар дүртәү, ике биеге - үзәктә. Урам яктырткычлары баганалары белән чиратлаштырып салынган төп аллея проспект кебек тора. Һәрвакыт күңел таләп иткән иркенлек монда күп.

Җәен чишмәдә климат та үзгә. Һава бик саф, салкынча җил исә һәм яңа чабылган үлән исе килә. Яшел металл черепица түбәле ике кирпеч йорт – монда каптаж һәм насос. Биек яшел таудан тагын берничә чишмә агып тора, бу су тау итәгендәге камышлы үзәнне тукландыра. Чишмә тирәсендә агачлар да шактый. Чишмә түгел, ә оазис!

«Акъяр чишмәсе» 2011 елда ныклап төзекләндерелгән. Проектны ТР Экология министрлыгы 4 млн. сумга финанслаган. Шул ук елны янәшәдә генә Чаллы елгасы аша плотина төзегәннәр, проектның бәясе 20 млн.сум. Моңа авылда туып-үскән, «Татэнергосбыт» АҖ генераль директоры Рифнур Сөләйманов һәм республика прокурорының элеккеге урынбасары Газинур Галимов та нык ярдәм иткән. Кече ватанының чын патриотлары буларак, алар авыл җирлегенә, мәктәпкә, балалар бакчасына даими ярдәм итәләр.

- Бирегә ял итәргә күпчелек үзебезнекеләр, акъярлылар йөри. Туган көн, юбилей, сыйныфташлар очрашуы. Яшьләр никах теркәгәннән соң монда килә, - дип сөйли җирлек башлыгы Данияр Гайнуллин. - Әлбәттә, иң элек рөхсәт сорыйлар. Мин аларга, рәхим итегез, тик, үзегез артыннан җыештырып калдырыгыз, дип әйтәм. Кич белән, әгәр анда ял итәләр икән, утны да кабызабыз.

Чишмәдә тәртип саклауны катгый контрольдә тоталар. Әгәр берәрсе чүп-чарны калдырса, андыйларны башка кертмиләр. Акъярлылар үзләре чүп үләннәрен чабалар, территорияне чистарталар, агачларны кисәләр, ел саен бераз ремонтлыйлар. Зур өмә язын һәм җәен үткәрелә.

«Акъяр чишмәсе» - авылны су белән тәэмин итүче төп чыганак. Акъярлылар йортына күп еллардан бирле чишмә суы килә. 2015 елда үзара салым буенча ике насос һәм ешлык

 

 

урнаштырылган. Су турыдан-туры үткәргеч торбага килә, ә ешлык су басымын саклый.

2011 елда чишмәдә ныклап каптаж һәм насос станциясе, 2018 елда ЗСО коймасы ясалган. Насос станциясе хәзер ТКХ КПП хезмәт күрсәтүенә тапшырылган. Роспотребнадзор алган пробалар буенча су нормаларга туры килә.

Биредә чишмә күптәннән бар, дип сөйләде Данияр Сәгыйт улы. Акъярлыларның ата-бабалары урнашу (яшәү) өчен юкка гына бу урынны сайламагандыр, мөгаен. Аның элекке исеме «Карамалы чишмәсе». Чишмәдә үсүче ныклы «карамалы» агачлары хөрмәтенә шулай атаганнар. Риваять буенча, бу агачта аның рухы яши.

- Йортларда суүткәргеч булмаганда халык бирегә суга килә иде. Хатын-кызлар паласлар, керләр юдылар. 60нчы елларда чишмәдән су насос белән фермага китерелде, ә аннан халык өенә ташыды. Кое күп иде, чөнки авыл чишмәләргә бай.

Әлбәттә, игътибар белән караганда чишмәдә барысы да акрынлап искерүе күренә. «Акъяр чишмәсе» нә капиталь ремонт кирәк.

- Чишмәне карап тотуга акча бүлеп бирмиләр, - ди авыл җирлеге башлыгы. – Үзара салымга төзекләндерү буенча аны, әлбәттә, кертәбез. Хәзер ул ТКХ КППга керсә дә, аны күзәтеп торачакбыз. Чөнки ул бит безнең территориядә һәм халык алардан файдалана. Әмма үзара салымны бер чишмәгә генә кертеп булмый, җирлектә башка мәсьәләләр дә җитәрлек. Монда миллионнар кирәк.

Башлык эшче көчләр җитмәүгә дә зарланды. «Башкарма комитетта нибары өч кеше һәм ярты ставкада җыештыручы, чишмәне карап тотуга штат булса иде», - ди ул.

Әлбәттә, башка сәбәпләр дә бар. Моны кем өчен эшләргә соң? Авылда халык картая, яшьләр калмый. Акъярда 353 кеше яши, теркәлгәннәре белән - 410. Район авылларындагы йортлар акрынлап җәйге бакчаларга әйләнә.

Әлбәттә, мондый уңайлы ял урыны турында бик азлар гына белә. Аны халык күп йөри торган итәрдәй иганәче табылса иде. Ул чакта авылга файда булыр иде. Федераль трасса якын, ярты километр читкә киттең - чишмәдә буласың. Туристик маршрут, күчмә ял урыны... идеяләр төрле булырга мөмкин. Табигатьтә аулакта яки мондагыча «цивилизация һәм табигать чикләре»ндә ял итү һәрчак кирәк. Әмма авыл халкы мондый үзгәрешләрне телиме соң? Иң элек алардан сорарга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев