Акъярда авыл көне
Үткән шимбәдә Акъярда Авыл көне бик тә оешкан төстә һәм күңелле үтте. Авыл җирлеге башкарма комитеты һәм авыл учреждениеләре хезмәткәрләре үзләренең авылдашлары, кунаклар өчен бәйрәмне бик матур һәм истә калырлык итеп оештырырга тырышканнар, шулай булып чыкты да.
Авыл көнен үткәрү авыл тормышындагы әһәмиятле вакыйгага - “Ак күңелле Акъяр“ дип аталган авыл тормышы турындагы китапны тәкъдир итүгә туры китереп оештырылган.
Авыл җирлеге башлыгы Данияр Гайнуллин бәйрәмне ачып җибәреп һәм авыл халкын, кунакларны сәламләгәннән соң, китап авторы Рәзинә Исмәгыйловага һәм китапны бастырып чыгаруда ярдәм иткән меценатларга, Акъярда туып үскән ТР Дәүләт Советы депутаты, “Татэнергосбыт“ ААҖ җитәкчесе Рифнур Сөләймановка һәм Татарстанның Милли банкы куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе урынбасары, озак еллар Республика прокуроры урынбасары булып эшләгән Газинур Галимовка олы рәхмәт сүзләре җиткерде. Ул аларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык җыелучыларны бәйрәм һәм шушы әһәмиятле вакыйга белән җылы котлады. “Торак пунктларның тарихы турындагы китапларның басылып чыгуы сөендерә, без үз тамырларыбызны белергә тиеш һәм район җитәкчелеге әлеге искиткеч китап авторларына, аны нәшер итүчеләргә бик тә рәхмәтле“, - дип ассызыклады ул. Ринат Фәсахов Рәзинә Исмәгыйловага, Рифнур Сөләймановка һәм Газинур Галимовка район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды, алар безнең районга зур булышлык күрсәтәләр һәм ярдәм итәләр, дип билгеләп үтте.
- Мин китап өчен материаллар җыеп йөргәндә Акъяр авылы халкы белән бик нык якынайдым, - диде үзенең җавап сүзендә китап авторы, “Сабантуй“ журналы редакторы урынбасары Рәзинә Исмәгыйлова. - Алар минем өчен туганнарым кебек булдылар, һәрчак җылы кабул иттеләр, хәтер-хатирәләр, фоторәсемнәр һәм тарихи документлар белән уртаклаштылар. Шушы өч ел эчендә монда хезмәт сөючән, намуслы кешеләр яшәгәнлеген күрдем мин. Китапны нәшер иткәндә ярдәм күрсәткән мәктәп директоры Фоат Фәрхаевка, Данияр Гайнуллинга, Марат Галимовка, байтак авыл халкына һәм, әлбәттә инде, меценатларга – Рифнур Сөләймановка һәм Газинур Галимовка аерым рәхмәт белдерәм. Кем үз тамырларын белми, аның киләчәге юк, ди халык әйтеме. Чыннан да, бу шулай. Зирекледән музей хезмәткәре Мидхәт Газыймов, Шахмай мәктәбенең элекке директоры Әсхат Шәрипов, Фоат Фәрхаев һәм авыл халкы да китапны тәкъдир иткәндә бу хакта тагы бер кат искә төшерделәр.
(Ахыры 2 биттә)
(Ахыры. Башы 1 биттә)
- Китап бик шәп килеп чыккан, анда 600 дән артык фоторәсем, барлык халыкның шәҗәрәсе урнаштырылган, бу китап мәктәптә, китапханәдә һәм якташларыбызның өйләрендә үз урынын табар, - дип билгеләп үтте Рифнур Сөләйманов, ул китапның тиражы нибары 300 данә генә булуын һәм аны зур тиражда яңадан бастырып чыгару турында уйларга кирәклеге хакында әйтте.
Китапны тәкъдир иткәннән соң бәйрәм көне өлкәннәрне, юбилярларны, үрнәк гаиләләрне, авылда үткәрелә торган чараларның химаячеләрен, авыл хуҗалыгы производствосы алдынгыларын хөрмәтләү белән дәвам итте. Аларның һәммәсенә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бу көнне АМЙ каршындагы мәйданда оештырылган бәйрәм Сабан туен хәтерләтте. Авылда ихтирамга лаек кешеләрне хөрмәтләгәннән соң монда төрле уеннар, аттракционнар, конкурслар башланды. Берничә кибет, җәмәгать туклануы нокталары, бала-чагалар өчен күңел ачу үзәкләре эшләде, барлык халыкны һәм кунакларны бик тәмле пылау һәм тәм-томнар белән сыйладылар.
Бәйрәмнең мәдәни өлеше турында аерым сөйлисе килә. Рифнур Сөләйманов чакыруы буенча килгән Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә популяр булган республиканың халык артистлары Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар бәйрәмнең алып баручылары иде. Алар үзләренең җырлары, шаяртулары, юмор белән сөйләүләре белән көне буе җыелучыларның күңелләрен күрделәр. Якташлары алдында җирле артистлар – Альбина Саматова, Рәйсә Әхмәтова, Адилә Галимова һ.б. да чыгыш ясады.
Бәйрәмнең спорт өлешен Илгизәр Гайнуллин һәм Шәүкәт Госсаметдиновлар оештырды. Армрестлингта, гер күтәрүдә һәм, әлбәттә инде, милли көрәштә (Акъярда көрәшсез буламы соң инде?) катнашырга теләк белдерүчеләр күп иде. Ярышларда катнашучыларга авыл җирлеге башкарма комитетыннан бүләкләр тапшырылды, ә җиңүчегә – көрәшче Илнур Әхмәтвәлиевка традицион приз – тәкәне Чертуштан эшмәкәр Равил Гыймадиев тапшырды.
Әлеге бик матур оештырылган чара акъярлылар һәм кунаклар күңелендә озак сакланыр, шушы бәйрәм өчен авыл җирлеге башкарма комитеты һәм авыл учреждениеләре хезмәткәрләренә алар ихластан рәхмәт белдерделәр.
Азат Мусин
Башка рәсемнәрне безнең novoshishminsk.ru сайтыннан карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев