Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Акъярда яңа мәчет төзеләчәк

Шимбә көнне биредә булачак мәчеткә нигез ташы салу тантанасы булды.

30 августта Акъяр авылында мәчет нигезенә таш салу тантанасы булды. Чарада ТР Диния нәзарәте мөфтие киңәшчесе, көньяк районнар төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов, район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин, авылдан чыккан күренекле шәхесләр һәм авыл халкы катнашты, дип хәбәр итте редакциягә авыл җирлеге башлыгы Данияр Гайнуллин.
Бүгенге көндә 1992 елда төзелгән гамәлдәге мәчет бинасы заман таләпләренә туры килми, дип яза ул. Шул сәбәпле халык җыенында авыл халкы яңа мәчет төзергә ниятләде. Акъярлылар аны төзү өчен ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерәләр һәм бу изге эшкә үз өлешләрен кертергә теләүче яңа иганәчеләрне көтәләр.
Шушы тантанада барлык җыелган халык яңа мәчетне тиз арада төзеп бетерергә һәм кулдан килгәнчә булышлык күрсәтергә дигән тәкъдим белән таралаштылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев