Акъярда яшәүче 80 яшьлек юбилярша Авыл хуҗалыгы министрлыгы исеменнән котлау хаты алган
Яңа Чишмә районы «Алга» колхозының 60 – 80 нче еллардагы алдынгы савымчысы Галия Кәлимуллина бүген дә сафта: аларның шәхси хуҗалыгында 14 сыер.
Яңа Чишмә районы «Алга» колхозының 60 – 80 нче еллардагы алдынгы савымчысы Галия Кәлимуллина бүген дә сафта: аларның шәхси хуҗалыгында 14 сыер.
Галия Сәгыйр кызы 1956 елда терлекчелек фермасына эшкә килә һәм үз һөнәрен бик ярата. «Әгәр яратмасам, башка эшкә киткән булыр идем, - ди ул, - терлекләрнең дә үз җаны бар һәм алар да үзләренә булган карашны яхшы тоя».
Бүген Галия Сәгыйр кызы аның авыл хуҗалыгындагы элеккеге казанышларын онытмауларына һәм аңа авыл хуҗалыгы министрлыгы кебек югары дәрәҗәдә игътибар итүләренә бик сөенгән.
Ә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Марат Җәббаров имзалаган Рәхмәт хатында болай диелә:
«Хөрмәтле Галия Сәгыйровна!
Сезне чын күңелдән юбилеегыз - туган көнегез белән котлыйм!
Сезгә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы системасында озак еллар намуслы хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Сез үз тормышыгызны авыл хуҗалыгына багышладыгыз, эштә яхшы нәтиҗәләр, хезмәт сөючәнлек һәм югары профессиональлек күрсәтеп, олы хөрмәткә һәм тирән ихтирамга лаек булдыгыз.
Озак елларга ныклы сәламәтлек, күңел җылысы һәм иминлек телим. Тормышыгыз якыннарыгызның кайгыртучанлыгы һәм игътибары белән тулып торсын».
Бу теләкләргә Акъяр АҖ башлыгы Данияр Гайнуллин да кушылган, ул, Галия Сәгыйр кызы бүген дә хезмәттә актив, дип билгеләп үтә: алар үзләренең шәхси ярдәмче хуҗалыгында 14 сыер һәм яшь МЭТ асрыйлар. Терлекләрне улы Айрат, килене Флүсә һәм Галия апа карый, ул малларны эчертү һәм фуражга бөртек тарттыруны үз өстенә алган.
Галия Кәлимуллина турында тулырак «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев