Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алар — чын мәхәббәт үрнәге

2023 елның 26 декабрендә Тубылгы Тау авылыннан Габдрәшит Фатыйх улы һәм Миннагиян Мирзаҗан кызы Вәлиевлар үзләренең «тимер туй«ларын билгеләп үткәннәр.

Юбилярлар Югары Никиткино авылында туган.

2023 елның 26 декабрендә Тубылгы Тау авылыннан Габдрәшит Фатыйх улы һәм Миннагиян Мирзаҗан кызы Вәлиевлар бергә гомер итү юбилеен билгеләп үткәннәр. 

Гомерләре буе алар туган авылында яшәгәннәр, колхозда эшләгәннәр. Габдрәшит Фатыйх улы гомер буе терлекче, ә Миннагиян Мирзаҗан кызы сыер савучы булып хезмәт куйганнар. Миннагиян апа лаеклы ялга чыкканчы берничә ел үлчәүче булып та эшләгән. Бер-береңне ярату, хөрмәт итү — бәхетле гаилә тормышының нигезе булып тора. Вәлиевлар гаиләсе моңа дәлил: аларның гаилә булып яши башлауларына быел инде 65 ел тулган.

Алар үз язмышларын 1958 елда берләштергәннәр һәм шул вакыттан бирле кайгыда да, шатлыкта да бергә булганнар. Гаилә тормышының иң мөһим нәтиҗәләре — аларның балалары:Вәлиевлар биш баланы лаеклы кешеләр итеп тәрбияләгәннәр. Әлеге гаиләдә үзара җылы мөнәсәбәтләр хөкем сөрә. Гаилә юбилярларына район башлыгы урынбасары, район хатын-кызлар советы рәисе Надежда Попкова, ЗАГС секторы мөдире Алия Мирьякупова һәм авыл җирлеге башлыгы Фәнил Исмәгыйловлардан байтак котлаулар әйтелгән, җылы теләкләр ирештерелгән.

Юбилярларга мөрәҗәгать итеп, Надежда Ивановна: «Сезнең тормышыгыз — бер-берегезгә карата ярату, тугрылык һәм үзара хөрмәт үрнәге. Кулны кулга куеп, гаиләгездә тынычлык һәм татулыкны саклап, сез тормышның иң катлаулы сынауларын үткәнсез. Бердәм гаилә — көчле дәүләтнең нигезе ул. Кешенең характеры нәкъ менә гаиләдә формалаша, анда мәдәни һәм рухи кыйммәтләр тәрбияләнә. Сезнең гаиләгез барлык яшь парлар өчен үрнәк булып тора», — дигән.

Гаилә тормышы юбилярларына район башлыгының Рәхмәт хаты, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылган.

2023 елның 26 декабрендә Тубылгы Тау авылыннан Габдрәшит Фатыйх улы һәм Миннагиян Мирзаҗан кызы Вәлиевлар үзләренең "тимер туй«ларын билгеләп үткәннәр.

2023 елның 26 декабрендә Тубылгы Тау авылыннан Габдрәшит Фатыйх улы һәм Миннагиян Мирзаҗан кызы Вәлиевлар үзләренең "тимер туй«ларын билгеләп үткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев