Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аларны һәр йортта да көтәләр

Почтальон әдәпле һәм игътибарлы кеше һөнәре.

Әдәмсә авылы җирлегендә 350дән артык гаилә почтальон хезмәтенә мохтаҗ. Әлеге йортларга Ләйсән Шишкина һәм Зөһрә Талиповалар хезмәт күрсәтә.

- Алар әдәпле, игътибарлы һәм җаваплы хезмәткәрләр генә түгел, шулай ук сөйкемле хатын-кызлар да әле, - ди алар турында Әдәмсә почта бүлекчәсе начальнигы Гөлсинә Шәйдуллина. - Зөһрә дә, Ләйсән дә хатлар, пенсия яки пособиеләр килүче һәр йортта күптәннән үз кешеләргә әверелделәр. Почта аша түләргә сораучы кешеләрнең үтенечләрен беркайчан да кире какмыйлар, ә сәүдә нокталарыннан ерак яшәүче өлкән яшьтәге авылдашларына кирәк булса азык-төлек һәм башка товарлар да сатып алып кайталар. Безнең кызлар шулай ук почтада эшләүдән тыш, сәхнәдә дә чыгыш ясыйлар, авылның мәдәни һәм иҗтимагый тормышында актив катнашалар.   

Зөһрә Талипова: «Эшемне һәм гаиләмне яратам»

 

«Мин инде 11 ел дәвамында хат ташучы булып эшлим.  Мин 150дән артык йортка хезмәт күрсәтәм, анда күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр яши һәм алар аралашуга бик мохтаҗ. Һәр йортка пенсия, пособие, хат һәм газеталар китерүдән тыш, мин кешеләр белән аралашып, аларның кәефләрен күтәрергә дә тырышам. Алар белән аралашу өчен мин беркайчан да үз вакытымны кызганмыйм. Минемчә, хәзерге компьютерлаштыру чорында да почта халыкка әле бик кирәк, чөнки барлык кешеләр дә, ә бигрәк тә өлкәннәр, компьютердан файдалана белми, шул исәптән газета-журналларга бик теләп язылалар, почтальонны көтеп алалар. Кайберәүләр хәтта: «Син, Зөһрә, тәрәзәдәге кояш нуры кебек», - диләр. Мондый сүзләр, һичшиксез, безнең эшебездә булган авырлыкларны онытырга һәм арыганлык белән көрәшергә ярдәм итә.

Зөһрә Тәлгать кызына 44 яшь. Ире Вахит белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Олысы Илүзә узган ел мәктәпне тәмамлап, КИУның Түбән Кама филиалында беренче курста укый, кечесе Әлфинә быел Ленино урта мәктәбенең 11 сыйныфын тәмамлый.

Зөһрә яхшы хуҗабикә дә әле, төрледән-төрле ризыклар әзерләргә ярата.

Үзе әйткәнчә, ул җырларга да ярата, АМЙ сәхнәсендә һәм «Ләйсән» ансамблендә генә түгел, ә өйдә эшләп торганда да җырлый.

 

Ләйсән Шишкина: «Өлкәннәр белән аралашу рухландыра»

 

 

-Почта бүлекчәсенә эшкә 2016 ел ахырында урнаштым. Бакташ бистәсендә -30, Әдәмсәдә 170 йортка хезмәт күрсәтәм. Минем эшемне шәхси транспорт җиңеләйтә, аның белән мин корреспонденцияне һәм авыл халкы үтенече буенча сатып алынган азык-төлек, товарлар, даруларны алып кайтам. Бакташның барлык өлкән яшьтәге кешеләре минем карамакта дип тә әйтеп була. Әдәмсәдә дә минем ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бар һәм мин бу эшне бик теләп эшлим, авыр дип санамыйм.  Мин «үземнең» әби-бабайларымны бик яратам һәм хөрмәт итәм, мине аларның рәхмәт сүзләре рухландыра.  Һәм мин аларга һәрвакыт ышанычлары өчен рәхмәт белдерәм, сине кадерләгән, сиңа ышанган кешеләр белән эшләү рәхәт бит ул. Аларга нык сәламәтлек, озын гомер телим, чөнки алар белән аралашу гаять зур энергия бирә, ә акыллы киңәшләре - көндәлек томышта ярдәм итә.

 Ләйсән 19 яшендә кияүгә чыккан һәм Геннадий белән алар инде 25 ел бергә гомер итәләр. Шушы елларда алар 3 ул тәрбияләп үстергәннәр: Дениска 24 яшь, армиядә хезмәт иткән, хәзер эшли. Альбертка - 17, Радмирга - 10 яшь. Алар мәктәп укучылары һәм хуҗалыкта да яхшы ярдәмчеләр. 

Ләйсән үзен һөнәреннән дә, гаиләсеннән уңган дип саный.

Ләйсән һәм Зөһрә дуслар, алар хезмәттәшләр генә түгел, сәхнәдә дә бергә җырлыйлар икән әле. Ләйсән дә,  Зөһрә кебек үк, «Ләйсән» ансамблендә катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев