Александр Банцырев: «Машина йөртүче - абруйлы һөнәр»
Алдынгы шофер «Алексеевскдорстрой» ААҖнең Яңа Чишмә участогында 32 елга якын хезмәт куя.
Моннан тыш, биредә аның уллары да эшли: өлкәне Андрей - юл эшчесе, уртанчысы - Сергей, әтисе кебек үк, КамАЗ руле артында. Кечесе - Алексей - эретеп ябыштыручы, әмма ул шәһәрдә төпләнгән. «Алексеевскдорстрой»да энесе Василий да күптәннән эшли икән инде.
Александр үскән гаиләдә машина йөртүчеләр булмаган, шоферлар династиясенә ул нигез салган. Әтисе белән әнисе гомер буе КМС заводында эшләгәннәр.
Ул ДОСААФ мәктәбендә хәрби комиссариат юлламасы буенча укыган, «С» категориясен алган, 2000 елда «В» категориясенә дә укып чыга.
Хәрби хезмәткә чакырылганчы хастаханәдә йөк машинасын йөртә һәм кочегар булып эшли. Армиядә радиостанцияле ГАЗ-66 машинасын йөрткән. Хезмәт итеп кайткач, Чистайдагы СМКга эшкә урнаша, аннары мелиорациягә күчә, ә ул ябылгач, ДРСУга урнаша һәм бу оешмага инде 32 ел тугры булып хезмәт куя (сүз уңаеннан, гомуми машина йөртү стажы әлеге саннан 3 елга күбрәк). Аның барлык эш урыннары - элеккегеләре дә, хәзергесе дә Яңа Чишмәдән чыгу юлында - промзонада урнашкан. Йорты да аннан ерак түгел, чөнки Александр КМС заводы янында яши.
Александр Сергеевичның эше - йөкләрне базадан объектка ташудан гыйбарәт. Сменага берничә рейс ясый, бу инде юл төзелешенең яки ремонт участогының нинди ераклыкта булуы белән бәйле. Юл төзүдә мәшгуль булган машина йөртүчеләрнең графигы җиңел түгел - 12шәр сәгатьле смена, өстәвенә, ике атна көндез, ә ике атна төннәрен эшлисе. Атналар арасында ике ял көне бар. Һәм бу кыш көннәреннән кала, гел шулай, кышын график 7/7гә күчә.
- Ике атна рәттән төнлә эшләү авырга төшәдер инде?
- Юк, мин инде моңа күнектем, - дип елмая Александр.
Аның КамАЗына 12 ел, ләкин машина йөртүченең җаваплы булуы аркасында машина ватылмыйча эшли. - Техникага никадәр сакчыл карасаң, шулкадәр хезмәт итәчәк тә, - дип саный Александр.
Намуслы машина йөртүче тырышып эшли, җитәкчеләр аннан канәгать. Яхшы хезмәткә - лаеклы хезмәт хакы, дигәндәй. Ә Александрның эш сөючән булуы әллә каян күренеп тора. Җитәкчесе Динар Әхмәтшин һәм хезмәттәшләре аны шушы сыйфаты өчен һәм теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер, ачык йөзле, тыныч холыклы кеше булуы өчен ихтирам итәләр.
Александр үз һөнәрен ярата, аны сайлаганына бер дә үкенми.
- Элек бу һөнәр абруйлы санала иде, - ди ул.
- Ә сезгә аның нәрсәсе ошый?
- Барысы да ошый. Эшем тыныч.
Хәзер Александрның 10 оныгы бар (улларының һәм кызы Аленаның балалары), ә икенче хатыны Надежда белән икесенә алар 13әү (беренче хатыны Наталья 9 ел элек вафат булган). Оныклары бабасы юлын сайлармы, Александр әлегә белми. Аның каравы, улы Сергей кечкенәдән аның белән рейсларда йөргән һәм әлегә ул династия дәвамчысы - 10 ел буе әтисе белән бергә эшли. – Ул да ДОСААФ мәктәбендә укыды, әмма кичке сменада, ә көндез училищеда пешекче белемен алды, - ди әтисе.
Аның үзендә дә туганнар күп, барлык гаилә бәйрәмнәрен алар бергә үткәрәләр. 6 сентябрьдә булып үткән Александрның 60 яшьлек юбилеена аның барлык ир туганнары, сеңелләре, оныклары, оныкчыклары - барлыгы 50 кеше җыелган.
Җиденче дистәгә аяк басса да, лаеклы ялга чыгарга әле ерак - 4 ел эшлисе бар.
- Сәламәтлегем әлегә борчымый, Алла теләсә, эшләрбез әле, - ди ул.
Ноябрь башында Алексеевскида юл төзүчеләрнең төп оешмасында бәйрәм уңаеннан иң яхшы хезмәткәрләрне хөрмәтләячәкләр. Александр Банцырев та алар арасында булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев