Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Александр һәм Алексей Лапшиннар

Черемухово Бистәсеннән СВОда катнашучылар махсус хәрби операциядә үз бурычларын намуслы үтиләр

Ир-туганнарның олысы — Александр инде 20 ел контракт буенча хезмәт итә. Ул сроклы хезмәттән соң армиядә калырга карар кылган. Махсус хәрби операция башланганчы, Самара өлкәсендә хәрби гарнизонда хезмәт иткән.

Александр СВОның беренче көненнән үк анда. Ул инде оста хәрби, күпне күргән солдат. Украинадагы махсус операция аның өчен инде бишенче сугыш. Моңа кадәр ул Сүриядә (хәрби конфликтларның икесендә дә), Абхазиядә, Таулы Карабахта булган. Сугыш хәрәкәтләрен алып баруда аның тәҗрибәсе зур. Якташыбыз Суворов һәм «Хәрби казанышлар өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Ул прапорщик званиесендә хезмәт итә. Александрның 17 яшьлек улы әлегә булачак һөнәрен сайлау белән мәшгуль һәм, бәлки, әтисе кебек үк, хәрби булыр.

— Яңа Чишмәдән чыгу юлында урнаштырылган һәм СВОда катнашучыларга багышланган баннерда Александрның фотосы беренчеләр рәтендә, — ди аның әнисе Нина Александровна.- Аннан күренгәнчә, аның кителе хәрби бүләкләр белән тулган. Ул яратып хезмәт итә, югыйсә 20 ел гомерен армиягә багышламас та иде. Шул ук баннерда кече улымның фотосы да бар, ди ул.

Нина Александровнаның икенче улы Алексей өлешчә мобилизация буенча хезмәткә чакырыла. Ул Санкт-Петербургта морфлотта (диңгез артиллериясендә) хезмәт иткәннән соң өч ел контракт буенча Самара өлкәсендә хезмәт иткән. Әмма аннан соң "гражданка«га кайтырга уйлаган һәм Яңа Чишмәдәге ДРСУга юл төзүче булып эшкә урнашкан. Өлешчә мобилизация башлангач, ул, элеккеге контрактчы буларак, повестка алган һәм 2022 елның 28 октябрендә киткән.

Нина Александровна безгә уллары өчен бик борчылуын һәм 17 февральдә Алексейның чираттагы ялга кайтуын әйтте, ә 20 февральдә аның 35 яшьлек юбилее да булган.
Ул Алексейның кыска вакытлы ялга кайтканнан соң бераз авырап алуын да сөйләде. Ләкин берничә көннән соң ул савыккан. Чөнки чирләп ятарга вакыт юк бит. Авылда аның дуслары, сыйныфташлары күп, барысы белән дә очрашырга, аралашырга кирәк. 

Алексей безгә телефон аша аралашуда хәзер оборонада булуларын һәм үзенең Донецк тирәләрендә пехотада хезмәт итүен сөйләде. Алар алгы сызык янында урын алганнар. Күптән түгел генә «СВО өчен» медале белән бүләкләнгән. Олы абыйсы үзеннән 50-60 км ераклыкта хезмәт итә, алар бер тапкыр очрашканнар.

Хәрбиләр үзләре төзегән землянкаларда яшиләр. Бу позициядә Яңа ел алдыннан урнашканнар. Оборонада булуларына карамастан, ял итәргә вакыт юк, диярлек. Аларны дошманнарның барлык төр кораллары: дроннар, ракеталар һәм артиллерия «борчый».

— 31 декабрьдә биредә урнашканнан бирле, көн дә һөҗүм итәләр,— ди ул. -Ләкин без каршы торабыз. 

Алар урнашкан урында телефон куллану тыела. Әмма бик сирәк кенә шалтыратып була, бу — туганнарыңа үзең турында хәбәр бирер өчен эшләнә. Алексейның командирлары яхшы — барысы да Татарстан кешеләре икән.

Ул сугышны алып барыр өчен барлык кирәкле әйберләрнең булуы турында әйтте: боеприпаслар, кораллар, җиһазлар да җитәрлек. Землянкаларда «буржуйкалар» ярдәмендә җылынып, салкыннарда өшемәгәннәр. Азык-төлек белән тәэмин ителеш тә яхшы, продуктлардан үзләре ашарга пешерәләр. Гуманитар ярдәм һәрвакыт килеп тора: китерелгән һәр нәрсә дә кирәк. Күптән түгел Алексейның званиесен күтәргәннәр. Хәрби хезмәткә чакырылганда, ул кече сержант, ә хәзер — сержант булган. Өч кешедән торган отделение белән командалык итә.

Махсус операциядә ул Екатерина Бистәсеннән Гогольков һәм Яңа Чишмә ДРСУда эшләгән Нургатин белән хезмәт иткән. Гогольков кыска вакытлы ялдан соң частька кайткан. Нургатин исә хәзер Мәскәүдә госпитальдә дәвалана, сугышта аның аяклары имгәнгән. Алексей әйтүенчә, әлегә чаклы Ходай аны яраланудан саклаган.

Ул инде өченче тапкыр кыска вакытлы ялга кайта. Без Алексей белән аңа 35 яшь тулган көнне аралашкан идек. Ул махсус рәвештә беркемне дә чакырмавын, ә котларга теләүчеләр булса, ишекләрнең һәрвакыт ачык булуын әйтте.

Алексей, барлык хәрбиләр кебек үк, аз сүзле кеше. Үзе турында сөйләргә яратмый, күбрәк хәзер хастаханәдә яткан иптәше өчен борчыла. Хәзер хезмәттәше зур ярдәмгә мохтаҗ. Аның бүлмәсенә әлегә беркемне дә, хәтта әти-әнисен дә кертмиләр. Шалтыратып сөйләшергә генә ярый һәм Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Маланчева атна саен аның белән элемтәгә чыга. Көн саен яшәү белән үлем арасында булучыларның тормышка карашы бөтенләй башкача һәм бу Алексейның сөйләшүеннән да сизелә. Әлбәттә, ул, башкалар кебек үк, махсус операциянең тизрәк тәмамлануын тели. Һәм без дә шул ук теләктә — хәрбиләребезнең тырышлыклары бушка булмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев