Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Александр Козлов: «Күпме кирәк, шулкадәр ярдәм итәчәкбез».

Волонтер СВО зонасына йөкләрне ничек илтүләре турында сөйләде

Яңа Чишмә фермерлары Козловлар СВО зонасына гуманитар ярдәм белән 12 сәфәр кылганнар. Аларның волонтерлык эшчәнлеге 2023 елның гыйнварында башланган.  Ә моңа кадәр бер ел алдан, совет солдаты обелискы каршындагы мәйданда һәм Мәңгелек ут янында якташларыбызны СВОга озатканда, күпләр Ватаныбызны сакларга киткән ир-атларга татлы күчтәнәчләр өләшеп йөргән малайны күргән иделәр. Бу беренче сыйныф укучысы Даниил Козлов булган. Гаиләсендә, мәктәптә, спорт залында патриотик рухта тәрбияләнгән Даниил копилкага акча җыйган һәм туганнары белән аерылышу минутларын җиңеләйтер өчен булачак сугышчыларга тәм-томнар сатып алып тараткан. 

Бу күренеш балада игелеклелек һәм авыр минутларда башка кешеләргә ярдәм итү теләге ничек формалашуын чагылдыра.

Козловлар үз эшләре - фермерлык белән шөгыльләнәләр. Бу гаилә эше дип әйтеп тә була: колхоз һәм совхозлар таркалгач, фермерлык белән инде икенче буын Козловлар эш итә.  Ике туган Виктор Александрович һәм Александр Евгеньевич 10 ел элек әтиләренең эшен дәвам итеп, мөмкинлекләрен берләштереп, уртак фермер хуҗалыгы булдырганнар. 

Бүгенгесе көндә Виктор һәм Александр тагын да тырышып, фидакарьлек белән эшлиләр, әмма үзләренә күбрәк акча эшләү нияте белән түгел, ә якташларына - Ватанны саклаучыларга ярдәм итүгә финанс мөмкинлекләрен булдырыр өчен.

Беренче гуманитар йөкне алар гаиләләре белән җыйганнар: фермерлар тушенка ясау өчен Киров ит комбинатына 1 баш МЭТ җибәргәннәр, җылы киемнәр: оекбашлар, чалбарлар, итекләр сатып алганнар; хатын-кызлар (әниләр, каенаналар, хатыннар һ.б.) күмәчләр пешергәннәр, посылкаларны төргәннәр; балалар сугышчыларга тәм-томнар сатып алу өчен үзләренең копилкаларын булдырганнар, открыткалар һәм хатлар белән шәхси посылкалар җыйганнар. 

 Сыйдырышлылыгы тонна ярым булган кузов йөкләр белән тулган. Храм башлыгы Симеон атакайның хәер-фатихасын алып, туганнары белән саубуллашып, Александр Евгеньевич һәм Александр Викторович Козловлар юлга кузгалганнар. 

СВО зонасында беренче очрашу

«Без Волноваха юнәлешенә юл тоттык, безнең район егетләрен анда күчергән иделәр: җирле халыкка һәм безнең сугышчыларга ниләр аша үтәргә туры килүен күреп кенә калмадык, ә җаныбыз аша үткәрдек, - дип сөйләде Александр Евгеньевич. - Җимерелгән Мариупольне күрүе бик кызганыч булды, Бөек Ватан сугышы турындагы кино гына дияр идең, әмма бу кино түгел, без бүген чын сугыш шартларында яшибез.
Шуны да әйтергә кирәк, постта торучылар безне җылы һәм дустанә каршы алдылар, хәерле юл теләп, куркынычсызлык турында үз киңәшләрен бирделәр.

Җимерелгән юллар буйлап, без егетләребез янына килеп җиттек. Очрашуыбызның беренче минутлары нинди булуын сүз белән генә аңлатып булмый, моны үзеңә тоярга кирәк. Алар өчен бу мизгел мәңгегә югалган кадерле бер нәрсәне яңадан табу кебек булды. Безнең килүебез, минемчә, егетләргә кече Ватаннары белән бәйләнешне кире кайтарырга мөмкинлек бирде. Солдатлар еламый. Әмма аларның тавышларында һәм үз-үзләрен тотышында нык дулкынлану сизелде», - диде Александр. 

Козловларның беренче сәфәрләре дүрт тәүлек дәвам иткән, андагы йокысыз төннәр дә, якыннарының борчылулары да (элемтә булмаганда алар үзләре турында хәбәр итә алмаган) һәм, әлбәттә инде, бу очрашуны бер генә сәгатькә булса да озайтырга теләгән егетләрнең моңсу күзләре дә онытылмаслык хатирәләр булып истә калган.  Саубуллашканда алар телефон номерлары белән алмашканнар. Волонтерлар солдатларга киләсе сәфәрдә ниләр алып килергә кирәклеге турында теләсә кайсы вакытта хәбәр итәргә кушканнар. Барысы да бер нәрсә турында әйткәннәр: «Безгә чиста су алып килегез», дип үтенгәннәр.

Чираттагы сәфәрләр

Алар 12 булган икән: моны Александрның улы Даниилның көндәлегеннән белә алдык, ул һәрвакыт әтисе югында үзе кичергән хис-тойгыларын шунда теркәп барган. Ике Александр да ничә тапкыр сәфәрдә булуларын санамаганнар, хәер, моның белән шөгыльләнергә вакытлары да юк: аларның волонтерлыктан тыш даими җитди эшләре дә бар. Аның каравы, алар инде икенче һәм аннан соңгы рейсларда катнаша башлаган кешеләрнең, җыю пунктына бөтен кирәкле әйберләрне алып килүче дистәләгән фамилияне һәм исемнәрне яхшы хәтерлиләр. 

«Яңа Чишмәнең барлык фермерлары да диярлек тушенка өчен ит, сало, куертылган сөт һәм башка продуктлар алып килә. Туганнарыбыз, күршеләребез, сыйныфташларыбыз, дусларыбыз да җылы киемнәр, дарулар, төрле ризыклар китерәләр. Санап үтелгәннәрнең күбесе мунча төзергә ярдәм итте, соңыннан без аны СВО зонасына җибәрдек. Әйберләрдән һәм азык - төлектән тыш, без өч УАЗ автомобиле, генераторлар, буржуйкалар алып киттек. Шулай ук Алабугада маскировка челтәрләре ясаучы волонтерлар хәрәкәте белән элемтәгә кердек, хәзер алардан челтәрләрне алабыз (бушлай) һәм СВОга илтәбез. Егетләр шулай ук блиндажларны ремонтлау яки яңаларын төзү өчен төзелеш материаллары сорадылар, еш кына аларга техника өчен запас частьләр кирәк. Һәм эчә торган су мәсьәләсе дә актуаль булып кала, аны даими рәвештә күпләп алып барабыз», - дип сөйли Александр. 

Киләсе рейс әзерлек стадиясендә

Хәзер чираттагы йөкне җибәрүгә әзерлекнең соңгы көннәре бара.  Сәфәр 10 декабрьгә планлаштырылган. СВО зонасына һәр сәфәрдә диярлек Александрның әтисе - Евгений Викторович та барган. «Ләкин бу юлы әтине алмыйбыз, - ди Александр Евгеньевич, - операциядән соң бераз ял итсен. Ә без Луганск, Донецк, Мариуполь, Херсонга юл тотачакбыз - якташларыбыз хезмәт иткән частьлар нәкъ менә шушы өлкәләрдә урнашкан. Без һәркемне табабыз, шалтыратышабыз, очрашу турында килешәбез. Әгәр посылканы шәхсән адресатка бирү мөмкинлеге булмаса, аннан кайда һәм кемгә тапшырырга икәнлеген сорыйбыз. Калдырабыз, ә аннары безгә «Рәхмәт, алдым», дип шалтыраталар. 

Һәр волонтер да билгеләнгән урынга барып җитә алмый, ләкин үҗәтлек, ныклык һәм гадәттән тыш эшкә сәләтлелек - менә бу сыйфатларның барысы да Козловларга хас. Алар бернинди кыенлыкларсыз госпитальләрдә яткан якташларын эзләп табалар, посылкаларны илтеп бирәләр. Үз үҗәтлекләре белән алар куелган максатларына ирешәләр. Күптән түгел Козловка СВОдан ялга кайткан солдат шалтыраткан һәм аңа якташлары белән очрашуны оештырганнары өчен бик рәхмәтле булуын әйткән, гәрчә анда, кызыл линиядә, гади гражданнар булырга тиеш түгел. Ә якташлары белән очрашу аңа гына түгел, аның иптәшләренең дә сугышчан рухын күтәргән.    

Александрның икесе дә бер фикердә:

«Әлбәттә, сугышчыларның рәхмәтләрен ишетү рәхәт, әмма без моның өчен генә бармыйбыз. Без моны чын күңелдән эшлибез. Бу, беләсегез килсә, без күпме генә эш башкармыйк, без бит барыбер өйдә, гаиләбез янында, ә алар андагы каты сугышлардан соң салкын блиндажларга кайталар. Аларны ничектер җылытасы, туган йортлары белән бәйли торган әйберләр алып барасы килә. Шуңа күрә, күпме кирәк, шулкадәр ярдәм итәчәкбез».

 Волонтер СВО зонасына йөкләрне ничек илтүләре турында сөйләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев