Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Александр Романов: «Без эшкә бәйрәмгә барган кебек йөрдек!»

Без орденнарга ия булучы авыл хезмәт ветераннары турындагы рубриканы дәвам итәбез.

Бүгенге язмабыз ХХ партсъезд исемендәге колхозның алдынгы механизаторы Александр Матвеевич Романов турында. Ул 1976 елда 3 дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнгән.

Безнең героебыз - совет чорында чыныккан колхозчы.

- Колхозда туганмын дисәк тә була, - дип елмая Александр Матвеевич. - Кайда туган, шунда ярап куйган, дигән әйтем бар бит. Ул нәкъ минем хакта, диярсең. Әти-әнием белән Сосновка авылында яшәдем, хәзер ул авыл юк инде. Әти үзе утырткан колхоз бакчасы белән җитәкчелек итте, әнием - сыер савучы, кошчылык, үгезләрне карау белән мәшгуль иде.

Шуңа күрәдер, мөгаен, Яңа Чишмә мәктәбенең 8 нче сыйныфын тәмамлагач, егет эшкә чыгарга омтылган. Баштан бер ел сыер савучыларны ат белән Сосновкадан эшкә ташыган һәм учетчик булган. Әмма аның абыйсы Михаил Федорович Стариков (50 елларда Яңа Чишмә РОНО мөдире), ә ул вакытта Ямаш авылының урта мәктәбе директоры, егетне үзенә алып, укуын дәвам итәргә өнди: «Шурка, укуыңны дәвам итәргә кирәк», дигән.

Бервакыт кич белән Александр җирле клубка бара һәм анда байтак кына Яңа Чишмә һәм Сосновка егетләрен очрата. «Монда кадәр ничек килеп җиттегез?», - дип гаҗәпләнә ул. «Без бит мондагы СПТУда тракторчыларга укыйбыз, әйдә син дә безнең белән», диләр алар. Александр моны ишеткәч, мәктәптән училищега күчә һәм бик теләп механизатор һөнәрен  үзләштерә.

Механизаторлар хезмәтен Александр балачактан ук үз итә, чөнки туган авылы басуларында сөрү, чәчү, уңыш җыю эшләрен күреп, күзәтеп үсә ул.

- Семен абый Ананьев һәм Петя абый Самойловларның «Сталинец»та эшләүләрен сокланып карый идем. Без, малайлар, алар янына барып, механизмнарны тотып карый идек (комбайнчылардан рөхсәт сорагач кына инде, әлбәттә). Үсә төшкәч аларда әле копнильщик та булып эшләдем.

Александр училищены бер дүртле билгесе белән тәмамлый, калганнары гел бишлеләр генә була.

Яшь белгечне һәм  училищены тәмамлаган башка егетләрне колхозда бик теләп кабул итәләр һәм шунда ук тракторларга утырталар. Шулай итеп, Александр Матвеевичның тракторчы стажы 1965 елдан санала башлый.

 

Энергияләре ташып торган егетләр - ул һәм аның ике адашы - Любимов һәм Козлов эшкә керешәләр. 

- Без иртәнге 5тән алып төнге 12гә кадәр басуда идек. Өйгә кайткач, битне юарга да хәл калмый, шул килеш йоклап китә идек, - дип искә ала Александр Матвеевич. - Ул вакытта ХХ партсъезд исемендәге колхоз рәисе булып Александр Егорович Поликарпов эшли - кырыс, әмма гадел җитәкче, эшкә җигелеп хезмәт куйганнарны ихтирам итте һәм бүләкләде, ялкауларны, эчәргә яратучыларны яратмады.

«Яхшы эшләгәнең өчен ни телисең?» - дип сораган ул Александр Матвеевичтан. - Автомобильме? Булыр сиңа машина», дигән.

Һәм  дөрестән дә, «Москвич»ны тиз биргәннәр (бер ел да үтмәгән), ул вакытларда була торган зур чиратны да көтәргә туры килмәгән.

Колхозның намуслы хезмәтчәннәренә лаеклы хезмәт хакы, премияләр түләгәннәр. Александр Матвеевич хезмәткә түләү системасының гадел булуын искә төшерә. Иске техникага хезмәт күрсәтү, запас частьләрне, ягулыкны экономияләгән өчен, комбайнчының класслылыгы, стажы өчен өстәмә түләгәннәр, ә ел ахырында 13 нче хезмәт хакы да, ял йортларына юлламалар да бирелгән, юлы да түләүсез булган. 1981 елда Александр Матвеевич илнең авыл хуҗалыгы алдынгылары рәтеннән һәм ТАССРның бердәнбер вәкиле буларак Йолдызлар шәһәрчегендә (Звездный городок) була һәм безнең космонавтлар белән очраша.

Александр Матвеевич югары рәттә сул якта.

Кыскасы, ул колхозның иң хөрмәтле хезмәткәрләренең берсе була.  1976 елда 3 дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнә.

«Дөрес, мин үз эшемне бик яраттым, - ди ул илһамланып. - Эшкә бәйрәмгә барган кебек бардым, баксаң, бер мин генә түгел, ул чакта барыбыз өчен дә шулай булган! Мисал өчен, хезмәттәшләрем - механизаторлар: Александр Любимов, Леонид Еронтьев, безнең колхоз сыер савучылары, хатыным дисеңме. Һәм мин моны мактанмыйча әйтәм! Күңел биреп эшләдек, иренмәдек! Элек эшче кешене кадерли иделәр. Авыл алдынгылары, югары разрядлы станок белән эш итүчеләр колхоз рәисе һәм завод директорыннан күбрәк хезмәт хакы алдылар...»

Мария Ивановна гаиләдә сакланган хезмәт өчен медальләр, Орден, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм «Ленинский путь» газетасыннан өземтәне күрсәтте. Фотода яшь Александр Матвеевич комбайн янында: «ХХ партсъезд исемендәге колхоз механизаторы Александр Романов комбайнчылар арасында беренчеләрдән булып 3,5 мең центнерга якын яңа уңыш суктыра һәм «Колос» бункерында аның өченче кызыл йолдызы пәйда булды.  Игенчене искиткеч хезмәт казанышы телеграммасы белән КПСС шәһәр комитетының беренче секретаре Г.Г. Полющенков һәм халык депутатларының район башкарма комитеты рәисе Ф. Ш. Сираҗетдиновлар котлады». «1982 елда ХХ партсъезд исемендәге колхозның иң яхшы комбайнчысы», «Социалистик ярыш ударнигы» һ.б. бүләкләре байтак.

Беренче класслы белгеч буларак, Александр Матвеевич колхозда яшьләрне машина йөртергә һәм авыл хуҗалыгы техникасы җайланмаларына өйрәткән. Хатыны Мария Ивановна да һәрчак алдынгылар сафында булган иреннән калышмаган. Үгезләр симертүдә, сарыклар фермасында, кыр станында пешекче булып эшләгән (ә комбайнчыларны көнгә өч тапкыр бушлай ашатканнар). Аның да хезмәт бүләкләре бар.

1980 елда Александр Матвеевичка хатыны белән колхоз төзегән «ике катлы» йортлардан бер фатирны бирәләр. Ике елдан соң Сосновкадагы (туйдан соң анда 7 ел яшәгәннәр) зур булмаган ата-ана йортын калдырып, әнисен (ул чакта әтисе вафат булган була) үзләре белән алып өй туе үткәрәләр.

Җаваплы Александр Матвеевичны ферма мөдире итеп күчерәләр, ике-өч елдан соң бригадир итеп куялар.

90нчы елларда колхозлар таркала башлагач, элеккеге колхозчыларның иң эшлеклеләре фермерлыкка китә. Александр Матвеевич та җир ала һәм 1996 елдан 2011 елга кадәр үз хуҗалыгын үстерә. Яшь чакта да алар сыер, үгез, сарык, кош-корт асраганнар, ә хәзер үзләре өчен терлекчелек һәм үсемлекчелеккә тулысынча бирелгәннәр.

Аннары Объездная урамында 120 кв.метр мәйданлы ике катлы йорт төзиләр.  Хәзер Александр Матвеевичка 74 яшь, Мария Ивановнага августта 70 яшь тулган, хәзер исә хуҗалык та зур түгел: бер-ике дуңгыз һәм тавыклары гына. Кечкенә генә яшелчә бакчасы, теплица бар. Трактор да бар, ул җир сукалау һәм йөк ташу өчен кулланыла. Романовлар бакчасында октябрь уртасында ремонтант сортлы җиләкләре җәй уртасындагы кебек гөрләп үсеп утыра.  Җиләкләрне әрәм итмиләр,  хуҗабикә варенье ясый, туңдыра...

Оныклары исә җиләк җыярга булышалар, иң кечесенә 12 яшь, барлыгы дүрт онык, берсе өйләнгән инде. Романовларның балалары Сергей һәм Наталья да Яңа Чишмә җирендә төпләнгәннәр.

Быел Мария Ивановна Һәм Александр Матвеевич алтын туйларын билгеләп үтәләр. Алар гомер буе бер-берсенә булышалар, икесе дә аралашучан, ачык кешеләр.

Фермер хуҗалыгын ябып, Александр Матвеевич эшләвен ташламаган ә соңгы 10 елда балалар иҗат үзәгендә шофер булып эшләгән.

 

Ә гомуми эш стажы 55 ел! Ул авылның иҗтимагый тормышында актив катнаша: Масленица бәйрәмендә гармунчылар конкурсында, актер кебек, Емеля ролендә бала-чагаларны чанада йөртә, һәрчак шаяртып сөйләшергә ярата. «Мин карт түгел, яшем генә күп!»,- дип көлә Александр Матвеевич. Аңа карап, ул хәзер комбайнда яки тракторда хәзерге алдынгыларны да уздырыр иде кебек, дигән фикергә киләсең. Колхоздагы  чыныгу сынатмый шул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев