Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алексей Соловьев - агач кисәген сәнгать әсәре дәрәҗәсенә җиткерүче оста

Петропавел Бистәсеннән Алексей Соловьев агачтан әйберләр ясау белән 2 ел элек кенә мавыга башласа да, авылдашлары аны инде халык остасы дип атыйлар.

Бүгенгесе көндә Соловьевлар йортын хуҗа үз куллары белән ясаган әйберләр бизи, кухня да сизелерлек үзгәргән. Бәллүр вазалар, пыяла һәм фарфордан ясалган шикәр, кәнфит савытлары шкафларның ерак почмакларына куелган. Хәзер киштәләрдә агачтан ясалган савыт-сабалар урын алган:  алар арасында кәнфит өчен ваза, каймак һәм май савытлары, җиләк-җимеш өчен өч катлы этажерка, киле сабы белән киле һәм башка кирәкле җиһазлар (кәгазь сөлгеләрне урнаштыру өчен җайланма, бизәкле такталар һ. б.).

Алексейның эшләрен төп бәяләүче кеше - аның хатыны Оля. Ул әлеге савытларда азык-төлекнең озаграк саклануы һәм, хәтта, агач савытларга куелган ризыкның тәмлерәк булуы турында да сөйли. «Әлеге савытлар матурлыгы буенча кибеттәгеләрдән бер дә калышмый. Мин аларга карыйм да, Алексейның тырышлыгын күрәм. Ул үз эшен бик яратып башкара, күңелен биреп эшли», - ди Ольга Аркадьевна.

«Бу - минем икенче мавыгуым, беренчесе - балык тоту. Анысы да күбрәк табигать белән аралашу өчен», - дип уртаклаша безнең белән Алексей.

Ул үз эшләрендә табигатьнең матурлыгын чагылдыра, нәкъ менә шуңа күрә дә аларда су агымы, нарат күркәләре, агачлар сүрәтләнгән... Әйтик, кухня такталары да балык яки кошларны хәтерләтә, аларның икенче ягында - акрил белән ясалган рәсемнәр. Рәсем ясау - Алексей Петровичның озак еллар яшеренеп торган тагын бер таланты. Үзендә әлеге сәләтнең барлыгын ул күптән түгел генә аңлаган. Аны моңа кызы Татьянаның иҗаты этәргән. Ул - кечкенәдән рәсем ясарга ярата һәм балалар бакчасында (ул анда эшли) үз күнекмәләрен даими куллана. Күптән түгел Татьяна әти-әнисенең йортында каралты- кура стеналарын үз рәсемнәре белән бизәгән. Бик матур  килеп чыккан.

Алексей башта кисү такталарында рәсемнәр ясаган, ә рәсем ясауда шомаргач, үзенең шедеврын - интерьер картинасын булдырган. Ул исә өйләренең иң күренгән җирендә эленеп тора.

Алексейның иҗатын башта туганнары һәм якыннары бәяләгән, аннары ул аларны социаль челтәрләрдә урнаштырган. Шуннан соң якын дусларыннан һәм хезмәттәшләреннән тәкъдимнәр һәм заказлар килә башлаган. 

Алексей «СМП Нефтегаз»да механик булып эшли, ә остаханәсе - аның «ял итә торган» урыны. Сүз уңаеннан, остаханәдә идеаль тәртип. Аның өчен ул бушап калган ишегалды корылмаларының берсен җайлаштырган, эчендә ремонт ясаган, кирәкле бөтен нәрсә белән җиһазландырган. Төп станоклары гына да җиде берәмлек, ә ярдәмче инструментларын санап бетерерлек түгел һәм алар барысы да төгәл иттереп киштәләргә урнаштырылган.

Әлбәттә, Алексейның шөгыле чыгымнар таләп итә, әмма без барыбыз да тормышыбызда нәрсә белән булса да мавыгабыз бит. Ә яраткан шөгылебезнең безгә шатлык китерүе - үзе бер бәхет түгелме соң?

Аның шөгыле үзенә генә түгел, башкаларга да шатлык китерә. Клуб хезмәткәрләре дә аның иҗаты белән кызыксынган. Алар Алексей Петровичтан мәктәп укучылары өчен мастер-класс үткәрүен сораганнар.

«Дәрес вакытында мин кайбер балаларның күзләрендә битарафлык, ә кайберләренекендә соклану күрдем. Алар исә гади бүкәннән чүлмәк, ваза һәм хәтта курчакларның ничек итеп барлыкка килүе белән бик тә кызыксындылар. Минем бер эшем - Буратино курчагы - бүген Яңа Чишмәдәге «Алтын ачкыч» балалар бакчасында саклана.

Сүз уңаеннан, үз оныкларымны да минем нәрсә белән шөгыльләнүем аз кызыксындыра, алар өчен тормышның барлык кызыгы телефоннарда шул. Тик мин дә бит агачтан әйберләр ясау белән бары тик 60 яшемдә генә мавыктым. Ә хәзер ул минем  яраткан һөнәрем һәм пенсиягә чыккач, моңа күбрәк вакыт багышлармын, дип уйлыйм».

Останың яңа гына тәмамланган эше (бизәкле такта) редакциягә бүләк ителде. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев